Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар китабы йортына «Язгы кичләр» концертына рәхим итегез

Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатирында (Татар китабы йорты) классик музыка кичәләре дәвам итә. Берничә ел оештырылган «Язгы кичләр» циклының бу елда икенче концерты «Игелек...

Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатирында (Татар китабы йорты) классик музыка кичәләре дәвам итә. Берничә ел оештырылган «Язгы кичләр» циклының бу елда икенче концерты «Игелекле яз атнасы» акциясе кысаларында үткәреләчәк. Концертның төп каһарманы – танылып килгән яшь җырчы, халыкара һәм илкүләм бәйгеләр лауреаты Рөстәм Егоров.
Танылган башкаручы һәм концертмейстер Айгөл Зәйнуллина тарафыннан оештырылган әлеге проектның максаты – тамашачыларда зәвыклы музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, татар халык һәм классик музыкасын яңгыратыр өчен өстәмә мәйданчык булдыру, сирәк ишетелә торган әсәрләрне халыкка якынайту.
Кич дәвамында тамашачылар игътибарына татар халык җырлары һәм татар классик сәнгатенең гүзәл үрнәкләре тәкъдим ителәчәк, шигырьләр яңгыраячак.
Концертта шулай ук концертмейстер, халыкара конкурслар лауреаты Айгөл Зәйнуллина, баянчы Ильяс Фәрхуллин, Казан театр училищесы студенты Данис Хисмәтуллин һәм яшь музыкант, халыкара бәйгеләр лауреаты Әмирхан Шәрифуллин чыгыш ясаячак.
Концерт 23  апрельдә, 17:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле. Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: (843) 590-80-67.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ