Логотип Магариф уку
Цитата:

Искәндәр Табеев : «Татар кызыннан башкага өйләнү уем булмады»...

Республика дәүләт архив хезмәтенең 100 - еллыгын бәйрәм итү кысаларында ТРның Архив эшләре дәүләт комитеты булышлыгы белән «Бүләк итү көне» нең чираттагы хәйрия акциясе үткәрелде. 4 нче сентябрьдә Дәү...

Республика дәүләт архив хезмәтенең 100 - еллыгын бәйрәм итү кысаларында ТРның Архив эшләре дәүләт комитеты булышлыгы белән «Бүләк итү көне» нең чираттагы хәйрия акциясе үткәрелде. 4 нче сентябрьдә Дәүләт комитетында КПСС ның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Әхмәтҗан улы Табеевның (1960-1979 еллар) улы Искәндәр Табеев гаилә архивында кадерле мирас булып сакланган докуменларны һәм фоторәсемнәрне дәүләт архивы фондларына тапшырды.


DSC00806


Журналистлар Искәндәр Фикрәт улы биргән 800 дән артык архив документларын тамаша кылганда:
- гаилә әгъзалары, СССРның хөкүмәт җитәкчеләре, республика предприятиеләре коллективлары белән төшкән фоторәсемнәр;
DSC00794 DSC00795
- авторы Ф.Ә. Табеев булган китаплар;
- партия-хуҗалык активларында, конференцияләрдә, халыкара очрашуларда ясаган чыгышларының текстлары;
- котлап сугылган хөкүмәт телеграммалары;
- мактау грамоталары, рәхмәт хатлары;
- Ф.Ә. Табеев эшчәнлеге турында дөнья матбугатында басылган күләмле язмалар белән йөзгә-йөз очраштылар.
DSC00798
Фикрәт Табеев республиканы төрле елларда җитәкләгән беренче затлар арасында аерым урын тоткан шәхес. Ул төбәкне иң кыен елларда җитәкли. Ф. Табеев идарә иткәндә республикада нефть химиясе, машина төзелеше сәнәгате үсеп китә. Түбән Кама, Чаллы шәһәрләре калкып чыга. Түбән Камада киләчәктә ил үсешенә сизелерлек ярдәм итәчәк Химия комбинаты, “Нефтехим”, “Түбәнкамашин” предприятиеләре төзелә, Чаллыдагы бөтен ил яшьләрен үзенә туплаган “Кама автомобильләр заводы” берләшмәсе ил горурлыгына әйләнә. Әле ул завод та Красноярск каласында төзелергә тиеш була. Самолетта шул калага очканда Табеев Брежнев белән домино уйнаган арада аңа ошбу берләшмәнең Татарстанга кулай булуын ышандыра. Әнә шулай итеп, Татарстан тиз адымнар илә СССРда иң көчле регион булып әверелә.
Аннары ... Әфганстан. Табеев Совет дәүләтенең шул илдәге тулы вәкаләтле илчесе. “Беренче елларда без дә әти белән бергә идек,- дип искә ала ул чорны Искәндәр ага. – Аннары Кабулда Америка “Стингер”лары шартлый башлагач, безнең кебекләрне ватанга озатып бетерделәр”.
Илгә кайткач, ул РСФСР Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнә. Халык хуҗалыгын күтәрүгә күп көч куя.
“Әти бик коры кеше иде. Үзенә дә, башкаларга да бик таләпчән булды. Шуның өчен аны иптшләре дә хөрмәт иттеләр,- диде әнисе кебек табиб һөнәрен сайлаган Искәндәр ага әтиле чакларын искә төшереп. – Мәктәптә укыганда безне тулысынча укытучылар кулына тапшырды. Алардан бер-бер зар ишетә калса, каеш “дустыбызның” тәмен татытырга да күп сорамый иде. Үзем дә шундый. Рязань өлкәсендәге туган авылым Әҗедә әкиятләр сөйләп үстергән дәү әниемне юксынып яшим. “Таң батыр” әкиятен сөйли-сөйли иде дә, йокымсырый башлагач, аркамнан: “Татар кызына өйләнә күр, балам”,- дип сөя-сөя йоклата иде. Шуның нәтиҗәседер, үсеп җиткәч, татар кызыннан башка бер генә тапкыр да башка милләт кызларын сөймәдем.DSC00808Искәндәр Фикрәт улы (“абыем Эльмир да”, ди ул) Татарстанның әтисе Ф.Ә.Табееның исемен горур йөртүенә соклануын яшерми. Казан һәм Түбән Камада аның исемендәге урам һәм бакча бар. Чаллыдагы яр буе һәм ял паркы да Ф.Табеев исемен йөртә. Казан федераль университетында студентлар аның исемендәге стипендия ала. “Яшермим, әти атеист булып гомер кичерде,- диде әңгәмә азагында Искәндәр Фикрәт улы.- Нишлисең, заманы шундый иде. Әмма аның иманы йөрәгенә яшеренгән иде.”

Очрашу тәмамлангач, ТР ның Архив эшләре дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова Искәндәр Табеевка очрашу истәлеге итеп Татарстан тарихына багышланган китаплар тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ