Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татар сүзе» бәйгесе сүз осталарын эзли

«ТАТАР СҮЗЕ» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе елдан-ел актуаль төс ала. Чөнки әлеге конкурсның кызыгы да шунда: бәйгедә  халык артистлары,  театр, кино, концерт оешмалары артистлары, ди...

«ТАТАР СҮЗЕ» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе елдан-ел актуаль төс ала. Чөнки әлеге конкурсның кызыгы да шунда: бәйгедә  халык артистлары,  театр, кино, концерт оешмалары артистлары, дикторлардан алып иҗат дулкынында яшәүче һәвәскәрләр дә, иҗади гаиләләр дә катнаша ала.
Бәйгенең төп оештыручысы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенең дә максат-бурычлары зурдан. Әлеге конкурс нәфис сүз аша яшь буында татар теленә кызыксыну уятырга, классик язучылар белән беррәттән бүгенге заман татар язучылары иҗатын пропагандаларга,  талантлы башкаручыларны профессиональ сәхнәгә чыгарырга, телевизион кадрлар әзерләргә ярдәм итәр, дигән өмет бирә оештыручылар.
Катнашучыларга 2022 елның 31 октябрьгә хәтле татар телендә сәнгатьле итеп сөйләнгән әсәрне («Шигърият» яки «Проза») видеога төшереп, гариза белән бергә tnvtatarsuze@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк булачак. Гаризалар ике номинация буенча кабул ителә: татар халкының классик һәм хәзерге заман язучылары әсәрләре һәм катнашучының үзе тарафыннан язылган шигырь яки әсәр.
Конкурста төрле яшьтәге кешеләргә катнашу мөмкинлеге бирелә: 10 яшькә кадәр, 11 яшьтән17 яшькә кадәрге балалар, 18 яшь һәм өлкәнрәкләр үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтә алалар. Шулай ук иҗади мәйданда 15 яшь һәм аннан өлкәнрәк катнашучылар да, иҗади гаиләләр дә, профессионаллар да көрәшә ала.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ