Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Олимпиада 14 - 17 февральдә Идел буе дәүләт физ...

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Олимпиада 14 - 17 февральдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды, анда Россиянең 28 төбәгеннән 8-11 сыйныфта укучы 187 бала катнашты.
Төбәкара олимпиадада түбәндәге укучылар җиңү яулады.
Татар теле:

  • Хәмидә Касыймова (Удмуртия),

  • Алия Галиәкбәрова (Чувашия),

  • Мәрьям Вәлитова (Чувашия),

  • Динә Юмаева (Чувашия),

  • Аделина Габидуллина (Красноярск).


Әдәбият:

  • Амирә Мәлҗетдинова (Пенза өлкәсе),

  • Рилия Мирҗәтҗанова (Чувашия),

  • Ильнара Алиева (Чувашия),

  • Даринә Ергизова (Башкортстан).


Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Җиңүчеләрне мәгариф министры исеменнән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова тәбрикләде. «Без сезне һәр елны зур дулкынлану белән көтеп алабыз. Милләтебезнең төрле якларда сибелеп үскән вәкилләренең татар телен өйрәнеп, кабаттан безгә әйләнеп кайтуы – безнең өчен горурлык. Телебезнең асылын, кыйммәтен онытмасак иде», - дип хәбәр итә "Татар- информ" мәгълүмат агентлыгы.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ