Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар телен укытуга кагылышлы мәсьәләләр

Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча Министрлар Кабинеты каршындагы Совет утырышында Рафис Борһанов әлеге мәсьәләгә кагылышлы актуаль сорауларга тукталды.Телләрне с...

Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча Министрлар Кабинеты каршындагы Совет утырышында Рафис Борһанов әлеге мәсьәләгә кагылышлы актуаль сорауларга тукталды.
Телләрне саклау программасы 2014 елда гамәлгә куелды. Әлеге дәүләт программасының төп максатларының берсе — туган телләрне өйрәнү һәм туган телләрдә укыту системасын саклау һәм үстерү, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләргә татар телен өйрәнүдә ярдәм итү. Мәгариф һәм фән министры әйтүенчә, узган елны әлеге максатларга республика бюджетыннан 141 млн сум бирелгән.
 — Бүгенге көндә республика мәгариф учакларында укыту биш телдә алып барыла. Якшәмбе мәктәпләрендә Татарстанда яшәүче халыкларның телләре һәм мәдәнияты өйрәнелә. Аларның эшчәнлеге уку әсбаплары белән тәэмин ителә. 2016-2018 елларда мәктәпләр өчен 1 млн 900 мең сумга дәреслекләр сатып алынды, - дип белдерде Рафис Тимерхан улы. 

1-9 нчы сыйныфлар өчен «Туган татар теле» һәм «Туган татар әдәбияты» предметлары буенча укыту проектлары тәкъдим ителде.
Шулай ук министр ТР Мәгарифне үстерү институты каршында республика мәктәпләре өчен татар теле дәреслекләрен эшләү һәм гамәлгә кертү буенча Милли мәгарифне үстерү бүлеге эшләп килүен әйтеп узды. Федераль исемлеккә 89 дәреслек  кертелгән. 
Айгөл ЮНЫСОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ