Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарлар турында анимацион фильм дөнья күрде

Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре “ Татарлар җанисәп кәгазьләрендә” дигән китап һәм шул хезмәт буенча “Татарлар: төрлелектә бердәмлек” дигән анимацион фильм чыгарган. “Татар-информ” мәгъ...

Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре “ Татарлар җанисәп кәгазьләрендә” дигән китап һәм шул хезмәт буенча “Татарлар: төрлелектә бердәмлек” дигән анимацион фильм чыгарган. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында әлеге хезмәтләрне тәкъдим иттеләр.
    – Ун минутлык ролик-фильм – татар халкының кыскача тарихы ул. Китаптагы мәгълүматлар Россия империясе, СССР, Россия Федерациясе дәүләт халык саны алу материалларына нигезләнеп бирелә. Татар халкы нигездә Алтын Урда чорында формалашкан. Без шуңа басым ясадык. Бу туфракларда җанисәп алу – үзе үк Алтын Урда традицияләрен дәвам итү. Ям хезмәте, ягъни почта йөртү нәкъ шул вакытта гамәлгә керә. Ямчы сүзе дә шул чакта “ямщик” рәвешендә урыс теленә кереп китә, – дип башлады сүзен институт директоры урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов (дөрес, кайбер мәгълүмат органнары, моны аңлап бетермичә, татар халкы XVI-XVII гасырларда формалаша, дип язып чыкты. Р.М.).

- Татар дигән термин урыс дәүләте җанисәп кәгазьләрендә XVI гасырдан башлап очрый. “Башкирцы», «ясачные чуваши» дигән терминнарның ул вакытта милләтне түгел, сословиене аңлатканын белеп торсак иде. “Ясаклы татарлар”, “йомышлы татарлар”, “мещеряклар» дип атау да – асылда халкыбызны сословиеләргә бүлгәләү нәтиҗәсе генә, – дип сөйләде үз чиратында институтның бүлек мөдире Бәхтияр Измайлов.
Журналистлар да авызларына су кабып утырмады. Соң түгелме – җанисәп башланды бит инде? Ролик төшергәч, китапны укырлармы соң? – дип кызыксынды алар. “Әле җанисәп башланды гына. Без бит киләчәккә карап эшлибез. Әнә “Татарның кыскача тарихы” дигән роликның урысчасын – ике миллион кеше, инглизчәсен бер миллион кеше карады. Китап укырга яратмаган кешегә ролик та җитәргә мөмкин. Хәтта, роликны карагач, тарих китаплары белән дә кызыксынулары ихтимал”, – дип җаваплады галимнәр.
Рәшит МИНҺАҖ

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ