Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан балалары һәм яшьләре «Экология – һәркемнең эше» премиясендә катнаша ала

Татарстанда «Экология – һәркемнең эше» халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенә гаризалар кабул ителә. Конкурста катнашу өчен, төрле масштабтагы экологик проблемаларны хәл итү һәм табигатьне саклау буен...

Татарстанда «Экология – һәркемнең эше» халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенә гаризалар кабул ителә. Конкурста катнашу өчен, төрле масштабтагы экологик проблемаларны хәл итү һәм табигатьне саклау буенча инициативаларны үз эченә алган креатив эш башкарырга кирәк. Проект икенче ел тормышка ашырыла.
Бу елдан башлап 6-17 яшьлек балалар гариза бирә ала. Моннан тыш, икенче сезонда номинацияләр саны үзгәрде. Быелдан алар тугыз: җиде индивидуаль һәм ике команда. Шәхси беренчелектә иҗади эшләр «Экомир», «Экопроект», «Экоблогер», «Экорәсем», «Экофокус», «Экомультфильм», «ESG-буын» номинацияләрендә каралачак. Командалар «Эко-гаилә» һәм «Эко-мәктәп» номинацияләрендә катнаша ала.
Гаризаларны 1  октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Конкурс нәтиҗәләре ноябрьдә игълан ителәчәк. Үз анкетагызны һәм катнашу өчен эшегезне сайт аркылы җибәрергә мөмкин, дип хәбәр итәләр премияне оештыручылар.
«Экология – һәркемнең эше» халыкара балалар-яшүсмерләр премиясе Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан узган ел гамәлгә куелган. Ул вакытта конкурска Татарстаннан 280 эш җибәрелгән. Идел буе федераль округы буенча республика җибәрелгән гаризалар саны буенча Россиянең иң актив төбәкләре бишлегенә кергән. Сигез катнашучы премия җиңүчеләре һәм призёрлары булган, шулай ук махсус призлар алганнар, дип хәбәр ителә Казан шәһәре мэриясе сайтында.

Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ