Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан географлары 2018 елга йомгак ясады

Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге каршындагы географик белем бирү комиссиясе бүген КФУның төп бинасында уздырган утырышында  республикабыз географларының быелгы эшчәнлегенә анализ я...


Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге каршындагы географик белем бирү комиссиясе бүген КФУның төп бинасында уздырган утырышында  республикабыз географларының быелгы эшчәнлегенә анализ ясады, киләсе елга бурычлар билгеләде.





Әйтергә кирәк, үтеп баручы 2018 ел Казан педагогия институтында география укытучылары әзерли башлауга бер гасыр тулу белән үзенчәлекле булса, киләсе елда шушы ук уку йортында география кафедрасы ачылуга 80 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Шуңа да комиссиянең бүгенге утырышы Татарстанда география фәне үсешенә зур өлеш керткән бер төркем галимнәргә, республикабыз мәктәпләре укытучыларына КФУ грамоталарын тапшыруга бәйле дулкынландыргыч мизгелләрдән башланып китте.

Ә инде республикабыз географларының быелгы эшчәнлегенә килгәндә, өстәгеләр география фәне офыкларын никадәр генә тарайтырга омтылмасын, энтузиаст галимнәребез, география укытучыларыбыз әле география фәненә иртәме-соңмы якты киләчәк киләсенә өмет белән яши, фидакарьләрчә гыйльми эзләнүләрен алып бара. Әйтик, киләсе уку елыннан республикабызда география фәнен татарча укыта алырдай мөгаллимнәрне кабаттан әзерли башлау җайга салыныр төсле. Икенчедән, республикабызда ел саен география фәнен укыту проблемаларын колачлаган биш-алты конференция, семинар уза. Быел Тукай районының Теләнче Тамак урта мәктәбендә «Мәктәптә һәм югары уку йортында яшь буынга экологик-географик белем бирүнең дәвамчанлыгы» дигән темага узган VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе, шулай ук КФУда «ФДББС  һәм педагогның һөнәри стандарты кертелү шартларында география фәнен укытуга компетентлы якын килү» темасына багышланган республикакүләм семинар – шулардан иң колачлысы. Шулай ук республикабыз яшь географларының III турниры да зур оешканлык белән узды. Анда 88 укучы көч сынашты. Алардан алтышар иң яхшы докдадчы, оппонент, рецензент ачыкланды.

Киләсе елда исә Казандагы 167 нче урта мәктәп базасында «Мәктәптә һәм югары уку йортларында табигать фәннәре-географияне укыту барышында шәхеснең иҗади мөмкинлекләрен үстерү» дигән темага халыкара фәнни-гамәли конференция, шулай ук укытучылар һәм укучылар арасында «География тормышта» дигән темага проектлар конкурсы узарга тиеш. Тагын бер куанычлы мәшәкать көтелә: 2019 елда Татарстанда өч фәннән укучыларның Бөтенроссия олимпиадалары үтәчәк, шуларның берсе – географиядән. Бу фәннән Россия күләмендә мондый олимпиаданың әле беренче тапкыр үткәрелүе, диделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ