Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан географларының үзгә утырышы

Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге каршындагы географик белем бирү комиссиясе  үз утырышларын ай саен уздырып килә. Анда республикабыз мәктәпләрендә географик белем бирүнең акту...

Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге каршындагы географик белем бирү комиссиясе  үз утырышларын ай саен уздырып килә. Анда республикабыз мәктәпләрендә географик белем бирүнең актуаль проблемалары, укучыларда бу фәнгә кызыксыну уятырдай конкурс, турнир, конференцияләр уздыру планнары тикшерелә. Бу комиссиянең бүген булып узганы моңарчы булганнарыннан тантаналы мизгелләр белән башлануы ягыннан аерылып торды.

Моның сәбәбе үзгә иде: республикабызда географик белем бирү комиссиясен инде шактый еллардан бирле җитәкләп килүче, КФУның беренче проректоры, социология фәннәре докторы Рияз Гатаулла улы Минзарипов әле күптән түгел үзенең 70 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.  Утырышта катнашучылар юбилярны ихлас күңелдән гомер бәйрәме белән кайнар котладылар. Котлаучылар арасында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Заһри кызы Закирова, педагогика фәннәре докторы Илгизәр Тимергали улы Гайсин җитәкчелегендәге КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы галимнәре, шулай ук безнең «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Нурислам кызы Таишева һәм башкалар бар иде.


Шундый ук күтәренке рухта комиссия утырышының көн тәртибенә кертелгән башка мәсьәләләр дә тикшерелде. Алар арасында соңгы ике елда республикабызда халыкара «Географик диктант» акциясенең, Буадагы М.Вахитов исемендәге гимназиядә «Минем кече Ватаным» дигән IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциянең ничек узуы хакында информацияләр тыңланды, Рус география җәмгыятенең матди ярдәме белән нәшер ителгән рус телендәге «Россиянең Европа өлеше һәм Урал буе төбәкләре» дигән дәреслек тә тәкъдим ителде.
 Таһир САБИРҖАНОВ

Аделина ШӘРИПОВА фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ