Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Җиңү диктанты» акциясендә катнашты

Казан федераль университеты мәйданчыкларында Бөек Ватан сугышы темасына «Җиңү диктанты» н 347 кеше язган, алар арасында студентлар, мәктәп укучылары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре.Марафонны...

Казан федераль университеты мәйданчыкларында Бөек Ватан сугышы темасына «Җиңү диктанты» н 347 кеше язган, алар арасында студентлар, мәктәп укучылары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре.
Марафонның үзәк мәйданчыгы,  Мәскәүнең Поклонная тавында урнашкан Җиңү музеенда булды. Бишенче  тапкыр үткәрелә торган  акциягә стартны Россия тарих җәмгыяте рәисе, СВР директоры Сергей Нарышкин бирде. Тантанада ул диктантның төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләрен берләштерүен һәм аның  9 Майның тарихи дата гына түгел, ә бик мөһим бәйрәм булуын билгеләп үтте.
«Җиңү диктанты» халыкара тарих акциясе мәктәп укучылары, яшьләр, Россия һәм чит ил гражданнарында илебезнең героик үткәне вакыйгаларына кызыксыну уятырга, тарих буенча белемнәребезне тикшерергә, бабаларыбызның онытылган батырлыклары турында яңа мәгълүмат белергә мөмкинлек бирә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ