Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан мәктәпләрендә тиздән – «Парламент дәресе»

Республикабыз мәктәпләрендә 2009 елдан бирле иҗтимагый тормышыбыздагы мөһим сәяси мәсьәләләрне яшь буын аңына җиткерү максатыннан «Парламент дәресләре үткәрү күркәм гадәткә керде. Быел инде аның 12 нч...

Республикабыз мәктәпләрендә 2009 елдан бирле иҗтимагый тормышыбыздагы мөһим сәяси мәсьәләләрне яшь буын аңына җиткерү максатыннан «Парламент дәресләре үткәрү күркәм гадәткә керде. Быел инде аның 12 нче тапкыр уздырылуы. Ул 10 февральдән 15 енә кадәр республикабызның һәр мәктәбендә үтәргә тиеш. Быелгы «Парламент дәресе»нең темасы ук бик тә колачлы һәм үзенчәлекле: «Традицияләребезгә тугры калган хәлдә киләчәгебезне булдырабыз». Үзенчәлекле дидек. Чыннан да, агымдагы елда илебезнең һәм республикабызның иҗтимагый-сәяси тормышында борылышка тиң булырдай мөһим вакыйгалар көтелә. Юкка гына 2020 ел – Россиядә Хәтер һәм дан елы, ә республикабызда ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителмәде. Шуңа да быелгы «Парламент дәресе» шушы ике мөһим вакыйгага багышланачак та. Әле болар өстенә, Россия бу көннәрдә 1993 елда кабул ителеп, инде ничәмә-ничә тапкырлар төзәтмәләр кертелгән үз Конституциясенә үзгәртүләр кертү белән мәш килә.
Яңартылган Төп Законда Татарстандай милли республикаларның статусына зыян килмәсме? Шул ук вакытта 13 сентябрьдә бездә Татарстан Президентын сайлау кампаниясе дә көтелә бит әле. Ә инде октябрь ае башында илебездә чираттагы халык санын алу чарасы үтәргә тиеш. Димәк, аларда республикабызның, татар халкының киләчәк язмышы хәл ителәчәк. Быелгы Парламент дәресләрендә бу мәсьәләләр ниндирәк алымнар белән яшь буын аңына сеңдерелергә тиеш? Шул максаттан бүген Татарстан Дәүләт Советы бинасында тарих, хокук һәм җәмгыять белеме буенча район методик берләшмәләре җитәкчеләре, бу фән укытучылары өчен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин катнашында семинар-очрашу үтте. Семинарда катнашучылар хөкеменә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына республикабызның архив эшләре буенча дәүләт комитеты тарафыннан әзерләнгән бик тә уникаль тарихи документлардан торган 40 минутлык презентация тәкъдим ителде. Аннары Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллинның – мәгариф өлкәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышлап уздырылачак чаралар турындагы, Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногъманованың быелгы Парламент дәресенең тәрбияви аспектларына багышланган чыгышлары тыңланды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә үз чыгышында республикабыз, илебез алдында торган мөһим вакыйгаларны билгеләп үткәндә укытучылар армиясе алдында нинди җитди бурычлар торганлыгын конкрет мисалларда үтемле итеп сөйләде.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ