Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Милли музеенда «Җиңү байрагы алдында баш иябез» дип исемләнгән тантаналы чара көтелә

6 майда 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Җиңү байрагы алдында баш иябез» дип исемләнгән тантаналы чара узачак. Чара 9 Май бәйрәменә багышланган. Музей фондларыннан беренче тапкыр...

6 майда 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Җиңү байрагы алдында баш иябез» дип исемләнгән тантаналы чара узачак. Чара 9 Май бәйрәменә багышланган. Музей фондларыннан беренче тапкыр Җиңү байрагының Татарстан өчен Мәскәүдә махсус әзерләнгән күчермәсе һәм Бөек Ватан сугышы чорында республикада оешкан ике хәрби частьның сугышчан байраклары чыгарылачак. Боларның барысы да Россия Оборона министрлыгының Кораллы Көчләре Үзәк музееннан алынды.
Җиңү байрагы – совет халкының һәм аның Кораллы Көчләренең Бөек Ватан сугышында Җиңүнең рәсми символы. Беренче тапкыр ул 1965 елның 9 маенда Җиңүнең 20 еллыгы уңаеннан Кызыл мәйданда узган хәрби парадта чыгарылды.
Байракның күчермәсе Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу боерыгы буенча Татарстан Республикасына тапшыру өчен махсус эшләтелгән. Байрак безнең музейга 2018 елның октябрендә тапшырылды.
Фондлардан беренче тапкыр Минскиның Суворов орденлы 1160 нчы укчы полк байрагын чыгарачаклар. Полк беренче тапкыр Мәскәү өлкәсендә сугышка керә, Минскины азат итә, Көнчыгыш Пруссиядә сугыша. Тукымада тапшыручыдан – СССР Югары Советы Президиумы исеменнән истәлекле язма.
Күпьеллык традиция буенча тантанада катнашучылар һәм кунаклар 146 нчы дивизиянең 280 нче артиллерия полкы байрагын кабат күрәчәкләр. Дивизия ТАССРда оештырыла һәм Берлинны штурмлауда катнаша. Байракның ике ягында: «Немец оккупантларына үлем! Ленин-Сталин байрагы астында алга Җиңүгә!», «Бөгелмә районы хезмәт ияләреннән          280 нче артиллерия полкына», «Фашист оккупантларының барысын да юк итәчәкбез!», – дигән язмалар.
Милли музей өчен Җиңү көненә багышланган тантана герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә «Моабит дәфтәрләре» төп нөсхәсен күрсәтү кебек үк символик мәгънәгә ия. Алар халыкның Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы, сугыш елларының уникаль ядкярләре белән бәйле әһәмиятле музей чаралары. 6 май көнне тантаналы чара Казан Югары танк команда училищесы курсантларының почетлы каравылы катнашында узачак.
Тантанада мәртәбәле кунаклар, республиканың рәсми затлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашачак. Чараны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы турыдан-туры трансляцияли. Көн дәвамында өч байрак та музейның конференц-залында күрсәтеләчәк.

Фото: https://prodetki.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ