Логотип Магариф уку
Цитата:

83 мең пенсионерның пенсия акчасы артачак

Бездә чебендәй гамәл кылынса, аны филдәй зур итеп күрсәтергә күпләр маһир инде. Бигрәк тә пенсия түләү мәсьәләсендә. Пенсияңне барлы-юклы 300 тәңкәгә арттырасы булсалар, ике-өч ай алдан берсен-берсе у...

Бездә чебендәй гамәл кылынса, аны филдәй зур итеп күрсәтергә күпләр маһир инде. Бигрәк тә пенсия түләү мәсьәләсендә. Пенсияңне барлы-юклы 300 тәңкәгә арттырасы булсалар, ике-өч ай алдан берсен-берсе уздыра-уздыра, әй, шапырыналар: арткан пенсияң бәрабәренә балда-майда яши башларсың сыман. Тик кая ул?!
Әйтик, Татарстанда хәзер пенсионерларның яшәү минимумы 8232 сум икән. Әмма әле шушы көнгәчә республикабыздагы 83 мең пенсионер ай саен шушы суммадан да шактыйга кимрәк пенсия алып көн күргән. Шаккатырсың! Шуңа да быелның 1 апрелендә кабул ителгән федераль закон нигезендә түбән яшәү минимумыннан кимрәк пенсия алучыларның айлык пенсияләренә индексация ясала, ягъни социаль  өстәмә түләнә. Бу очракта инде пенсионер беркайда да эшләмәскә тиеш.
Моңарчы түләүләргә индексация пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алмыйча гына ясала торган булган, шуңа да һәр яңа индексация пенсия күләмен карап торышка арттырган, тик шуңа бәйле рәвештә социаль өстәмә түләү күләме яшәү минимумына кадәр киметелә торган булган. Нәтиҗәдә мондый түләү тәртибе аркасында индексациядән соң пенсионерга тиешле акча күләме үзгәрешсез үк калган диярлек. Яңа федераль закон нигезендә хәзер инде пенсионерның бар керем суммасы башта яшәү минимумына кадәр җиткерелә, ә аннан соң пенсиягә индексация ясалачак. Шулай итеп, индексация нәтиҗәсендә өстәмә акча Татарстандагы эшләмәүче пенсионерның яшәү минимумыннан тыш түләнә, ягъни инде аның пенсия күләме яшәү минимумыннан өстәмә акча күләменәчә артыграк буласы икән. Әйтик, ел башына кадәр 5105 сум күләмендә пенсия алган пенсионерның яңа исәп-хисап буенча индексация ясаганнан соң пенсия акчасы 8681 сум 6 тиен буласы, ди. Индексацияле пенсия акчалары хуҗалары кулына май аеннан керергә тиеш. Пенсияңне индексацияләү мәсьәләсе белән Пенсия фондына мөрәҗәгать итәсе, гариза язып мәшәкатьләнәсе  юк. Мондый мәшәкатьне хәл итү мәсьәләсен Пенсия фонды үз өстенә ала.
Болар хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгыда Россия пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге белгечләре журналистларга сөйләде.

                  Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ