Агач архитектура сәнгатен үстерү үзәге төзеләчәк

Татарстанда Агач архитектура сәнгатен үстерү үзәге төзеләчәк. Бу хакта Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты рәисе Иван Гущин ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышындагы чыгышы вакытында әйтте, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы. 

«Комитет игътибарын XVIII-XIV гасыр агач биналарына юнәлтте. Алар аерым аерым мөнәсәбәт таләп итәләр. Һәр архитектор-реставратор агач йортларны торгызу белән шөгыльләнә алмый. Биредә аерым караш кирәк», — диде Иван Гущин.

Мәдәни мирас объекты булган Шамов хастаханәсе бинасының конференцияләр залында ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышы бара.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиев катнаша.

Залда ТР министрлык һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, проект һәм реставрация оешмалары, дини оешмалар, белем бирү учреждениеләре, музей-тыюлыклар җитәкчеләре бар. Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары видеоконференция режимында кушыла ала.

Фото: tatar-inform.tatar

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.