Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы башланды

20–25 мартта Татарстанда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы узачак. 2022 ел – конкурс өчен юбилей елы.Бу бәйге ел саен иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларны б...

20–25 мартта Татарстанда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы узачак. 2022 ел – конкурс өчен юбилей елы.
Бу бәйге ел саен иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларны бүләкләү, перспективалы мәгариф идеяләре һәм практикаларын популярлаштыру, шулай ук педагог һөнәренең уңай имиджын формалаштыру максатыннан үткәрелә, – дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.
Республика укытучылары региональ этапка чыгу өчен башта мәктәп һәм муниципаль этаплар аша уза, аннары иң яхшылары региональ этапның зона турында катнаша.
Конкурсантларны фән укытучылары, мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы экспертлардан торган дисциплинарара жюри бәяли.
Конкурсның төбәк этабы «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы белән тәмамланачак, ул 25 мартта 15.00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәни үзәге базасында узачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ