Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда фән һәм технологияләр унъеллыгы ничек үткәреләчәк?

Татарстанда фән һәм технологияләр унъеллыгын үткәрү буенча чаралар планы эшләнгән. Алар барысы да төп өч бурычны хәл итүгә юнәлдерелгән: яшьләрне фәнгә җәлеп итү, тикшеренүчеләрне ил үсеше проектларын...

Татарстанда фән һәм технологияләр унъеллыгын үткәрү буенча чаралар планы эшләнгән. Алар барысы да төп өч бурычны хәл итүгә юнәлдерелгән: яшьләрне фәнгә җәлеп итү, тикшеренүчеләрне ил үсеше проектларына җәлеп итү һәм гражданнар өчен Россия фәне турында мәгълүматтан файдалану мөмкинлеген арттыру. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанда узган утырышта сөйләде дип хәбәр итә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.
Аерым алганда, федераль планда билгеләнгән проектларны республика дәрәҗәсендә гамәлгә ашыру планлаштырыла. Бу –  "Фәнни-техник эшчәнлектә укучылар", "Зур чакырулар" конкурсының төбәк трегы, "Сириус" белем бирү үзәге моделен, "Һөнәри бергәлек өчен карарлар һәм сервислар" һәм башкалар кебек инициативалар.
Шулай ук фәнни-тикшеренү эшчәнлеген популярлаштыруга юнәлтелгән чаралар үткәрү  дә күздә тотыла, мәсәлән, Татарстанның яшь галимнәре конгрессы, инженерлык фестивале, фәнни-популяр телетапшырулар циклы һәм башкалар. Эре конгресс-күргәзмә чаралары һәм  акцияләр уздыру дәвам итәчәк. Ә галимнәрне финанс яктан стимуллаштыру һәм аларга ярдәм итү өчен алга таба да төрле конкурслар үткәреләчәк, премияләр һәм грант программалары эшләячәк.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ