Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татарстанда милли мәгарифне үстерү» темасына республика форумы узачак

Иртәгә 16 августта Казан шәһәренең «Адымнар» полилингваль комплексында «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» темасына педагогик хезмәткәрләрнең һәм идарә кадрларының республика форумы уза...

Иртәгә 16 августта Казан шәһәренең «Адымнар» полилингваль комплексында «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» темасына педагогик хезмәткәрләрнең һәм идарә кадрларының республика форумы узачак, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.
Форумда татар телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмалары директорлары; укыту һәм тәрбия теле татар теле булган мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөдирләре, татар телен укыту буенча тәрбиячеләр; гомуми белем бирү оешмалары директорлары урынбасарлары; татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәләре җитәкчеләре; урта һөнәри белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашачак.
Форум кысаларында туган телдә укытуны оештыру һәм татар телен укыту, тел мохитен булдыру, татар телен, мәдәниятен, үз халкының гореф-гадәтләрен өйрәнүгә мотивацияне арттыру өчен санлы белем бирү ресурсларыннан файдалану мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла.
 
Көннең беренче яртысында катнашучылар өчен күргәзмәләр, мастер-класслар, методик мастерскойлар оештырылачак, анда спикерлар булып Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Мәгарифне үстерү институты, Казан федераль университеты фәнни хезмәткәрләре, тәҗрибәле укытучылар чыгыш ясаячак.
13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашында пленар утырыш узачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ