Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда «TAT∙ARS∙TAN» яшь талантлар конкурсы башланды

Конкурс ике турдан тора. Беренче зона туры 17–21 октябрьдә Мөслим һәм Арча сәнгать мәктәбе базасында үтә. Икенче – республика туры 24–28 октябрьдә Казан шәһәренең 5 нче  музыка мәктәбе базасында...


Конкурс ике турдан тора. Беренче зона туры 17–21 октябрьдә Мөслим һәм Арча сәнгать мәктәбе базасында үтә. Икенче – республика туры 24–28 октябрьдә Казан шәһәренең 5 нче  музыка мәктәбе базасында узачак. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. 




Татарстанда 17 октябрьдән «ТАТ∙АRS∙TAN» дип аталган яшь талантлар конкурсының сайлап алу турлары башлана. Бәйгедә төрле сәнгать төрләре буенча балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурслары, фестивальләре җиңүчеләре катнаша. Конкурска музыка, хореография, театр, рәсем сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать юнәлешләре буенча мастер-класслар керә.

«ТAT∙АRS∙TAN» яшь талантлар конкурсы гала-концерты Бөтендөнья бала хокуклары көнендә – 20 ноябрьдә булачак. Республикабызның яшь талантлары Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залы сәхнәсендә классик һәм милли сәнгать традицияләрен тәкъдим итәчәк.
Проект ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан һәм «Таткультресурсцентр» белән берлектә тормышка ашырыла. «ТAT∙АRS∙TAN» конкурсы балалар сәнгать мәктәпләрен актив иҗади эшчәнлеккә җәлеп итәргә, регионара багланышларны һәм иҗади белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытырга, Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен, традицияләрен саклап калырга һәм үстерергә ярдәм итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ