Татарстанда укучыларны цифрлы кушымталар булдыруга өйрәтү проектын эшләтеп җибәрәчәкләр, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
2023 елда»Дай пять!» проектын эшләтеп җибәрергә телиләр, аны гамәлгә ашырганда, укучылар цифрлы сервислар булдырырга өйрәнәчәк. Бу турыда республиканың саннар министры Айрат Хәйруллин «Цифрлы белем бирү контенты» онлайн-платформасының иң яхшы кулланучысы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында әйткән.
«100 мең баланы программалаштыру гына түгел, ә алар цифрлы кушымталар ясарга өйрәнсен өчен, бурыч куйдык. Финалга, ким дигәндә, цифрлы кушымталар эшләгән меңләгән бала килеп җитсен иде», — дип сөйләгән дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтәләрнең цифрлы үсеше министры.
Хәйруллин сүзләренчә, балаларны кушымталар ясарга мәктәп укытучылары — тьюторлар өйрәтәчәк. Алар бала кушымталар ясарга өйрәнсен өчен, районнарда дәресләр үткәрергә ярдәм итәчәк.
Фәния Лотфуллина