Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда яңгыр, җепшек кар һәм -3 градуска кадәр салкын көтелә

Якындагы көннәрдә Татарстанда бераз яңгыр һәм җепшек кар көтелә.Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген республи...


Якындагы көннәрдә Татарстанда бераз яңгыр һәм җепшек кар көтелә.




Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген республикада һава торышы үзгәрә. Көндез урыны белән бераз яңгыр көтелә. Җил уртача тизлектә исәчәк, әмма көчәйгәндә, тизлеге 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -1..+4 градус, көндез +17 градуска кадәр җылытачак.
4 майда Татарстан буйлап актив атмосфера фронты узу сәбәпле, тотрыксыз һава торышы көтелә. Чәршәмбе күпчелек районнарда яңгыр көтелә, төнлә җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр, ә көндез 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
Төнлә һава торышы +1..+6 градус (көнбатышта +9 градуска кадәр), көндез +14..+19 градус. Пәнҗешәмбе вакыты белән яңгыр һәм юеш кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +1..+6 градус, ә көндез +10 градустан да югары булмаячак.
Якынча фаразлар буенча, 6 һәм 7 майда югары атмосфера басымы йогынтысында явым-төшем булырга мөмкин. Төнлә -3 градуска кадәр суыта, ә көндез +7..+12 градуска кадәр җылытачак, ә шимбә +14 градус җылы көтелә.
«Татар-информ» материаллары буенча

 

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ