Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан укучылары – Бөтенроссия математик форумында җиңүче

22 октябрьдә Мәскәү шәһәренең Ломоносов мәктәбендә Бөтенроссия математик форумы узды. Биредә илнең төрле төбәкләреннән, төрле шәһәрләрдән һәм Мәскәүнең үзенең берничә мәктәбеннән килгән укучылар катна...

22 октябрьдә Мәскәү шәһәренең Ломоносов мәктәбендә Бөтенроссия математик форумы узды. Биредә илнең төрле төбәкләреннән, төрле шәһәрләрдән һәм Мәскәүнең үзенең берничә мәктәбеннән килгән укучылар катнашты. Татарстаннан Казан шәһәренең 171 нче мәктәбе һәм Түбән Каманың 1 нче гимназиясе, 29  нчы мәктәбе укучылары килгән иде. 
   
Математик форумда 171 нче  мәктәптән 8  нче сыйныфлар арасыннан Камил Миңнегалиев  (укытучысы Сафин Айдар Мөбарәкҗан улы) 3 нче урынны , 6 нчы  сыйныфлар арасыннан Элина Газизовакытучысы Әхмәдуллина Ләйсән Госман кызы) шулай ук 3 нче урынны алды. Түбән Кама шәһәренең 29 нчы мәктәбе укучысы Илья Хәмидуллин  (укытучысы Кирина Елизавета Викторовна) 11 нче сыйныфлар арасында 2 нче урынны1  нче гимназия укучысы Әмир Нуриәхмәтов (укытучысы Хәбибуллин Илнур Илдар улы) 8 нче сыйныфлар арасында шулай ук 2 нче урынны яулады. 

Казандагы 171 нче мәктәп укытучысы Айдар Сафин сөйләвенчә, форумда барлыгы 300 ләп катнашучы булган.

"Ул олимпиада форматында бара, барлыгы биш секция эшләде. Һәрбер бала, шул секцияләргә кереп, 20 минутта максималь дәрәҗәдә мәсьәләләр чишәргә тиеш иде. Бу чарада без ел саен катнашабыз. Быел безнең мәктәптән 80 бала барды. Максатыбыз  – балаларда математикага карата кызыксыну уяту, укуга мотивацияне үстерү, математика фәне тирә-юнендә дә шундый берләшмә төзергә мөмкин булганлыгын күрсәтү. Укучыларның уртак кызыксынуын булдыру, бергә аралаштыру өчен күбрәк балаларны алып барырга тырышабыз. Һәм без бу максатка ирештек тә дип уйлыйм. Бу очрашудан балалар бик нык сөенеп, күзләре янып кайтты. Башка укучыларга да сөйләп, аларга да үз халәтләрен күчерделәр. Димәк, кызыксынучылар тагын да артачак. Без шулай мәктәптән тыш эшләр ярдәмендә балаларны дәресләрдә тагын да ныграк шөгыльләнү өчен уятып җибәрәбез. Мәктәбебездә "Олимпионик" дигән математика түгәрәге дә эшләп килә. Биредә алар төрле математик проектлар, робототехника белән шөгыльләнәләр, кыскасы, шул тормышта бергәләп кайныйлар", – дип сөйләде Айдар Мөбарәкҗан улы. 

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ