Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның тугыз фильмы Мәскәүдә күрсәтеләчәк

Татарстанда төшерелгән тугыз фильм Мәскәүдә күрсәтеләчәк. Татарстан киносы көннәре 21–24 август көннәрендә үтәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.Фильмнарны РФ Кинематографистлар берлегенең Үзәк ки...


Татарстанда төшерелгән тугыз фильм Мәскәүдә күрсәтеләчәк. Татарстан киносы көннәре 21–24 август көннәрендә үтәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.




Фильмнарны РФ Кинематографистлар берлегенең Үзәк кино йортында, «Поклонка» кинотеатрында һәм Россия дәүләт балалар китапханәсендә карарга мөмкин булачак.
Фильмнарны «Татаркино» җитәкчесе һәм продюсер Миләүшә Айтуганова, режиссерлар Айназ Мөхәммәтҗанов, Әмир Галиәскаров, Илшат Рәхимбай, Сергей Киатров һәм актер Илфат Камалиев тәкъдим итәчәк.
Татарстан киносы көннәре 21 августта 17.00 сәгатьтә Үзәк кино йортында «Ибн Фадлан» фильмы белән ачыла. 19.00 сәгатьтә тамашачы «Микулай» фильмын төшерүче команда белән очраша ала.
22 августта 17.00 сәгатьтә «Татармультфильм»ның анимацион фильмнары күрсәтелә. 19.00 сәгатьтә Фәрит Дәүләтшинның «Инсаф» фильмын карап була.
«Поклонка» кинотеатрында 21 августта «Әпипә», «Без 41нче ел балалары» һәм «Сөмбел» фильмнары тәкъдим ителә. 23 августта «Хәлимә», «Мулла» һәм «Исәнмесез» фильмнары күрсәтелә.
Россия дәүләт балалар китапханәсендә 24 августта мультфильмнар күрсәтелә.
«Татаркино» фильмнарны түләүсез, әмма алдан теркәлеп карап булачагын әйтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ