Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәтеш укучылары җәйне кайда үткәрәләр?

Төбәкара лагерь сменаларында катнашу өчен татар телен камил белүче, иҗат конкурслары һәм интеллектуаль олимпиада-конференцияләрдә җиңү яулаган 12-17 яшьтәге укучылар чакырыла. Юллама бәясен ТР Мәгариф...

Төбәкара лагерь сменаларында катнашу өчен татар телен камил белүче, иҗат конкурслары һәм интеллектуаль олимпиада-конференцияләрдә җиңү яулаган 12-17 яшьтәге укучылар чакырыла. Юллама бәясен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каплый. 
- Тәтеш районы укучыларына  республика тарафыннан бирелгән бюджет урыннарга безнекеләр дәгъва итте, - ди Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Талип Миңгалиев, - Лагерьдә ял итәргә теләк белдерүчеләр барысы да барып кайту мөмкинлегенә ия. Ә ARTS BILER FORUM 2019 «Сәхнә талантлары» аланында катнашу өчен электрон форматта сайлап алу этабын узарга кирәк иде.
Шулай итеп, Алабирде мәктәбеннән Биектау районында урнашкан «Учак» лагеренә —  өч, Арчаның «Тукай оныклары» ике телле лагеренә — дүрт, «Болгар. Туган тел» һәм «Акчарлак» шәһәр яны сәламәтләндерү лагеренә өч кеше барырга теләк белдергән.
«Акчарлак» лагеры аеруча уңышлы оештырылган. Өч атна дәверендә биредә барлыгы 75 бала ял иткән. «Башаккай» балалар бакчасы, кадет мәктәп-интернаты, гражданнарны яклау көллияте педагогларыннан торган җыелма команда балалар өчен кызыклы программа әзерләгән. Смена ачылу тантанасына район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев, мәгариф бүлеге башлыгы Татьяна Красулина,  мәдәният бүлеге башлыгы Юрий Сиякин килгәннәр.
27-30 июньдә «Сәләт. Биләр форум»ның икенче сменасында ял иткән Алабирде мәктәбе укучысы Рөфинә Шәрәфиева үз хис-кичерешләре белән уртаклашты:
- Лагерь үз сәләтеңне күрсәтүгә юнәлгән. Мин бала чактан ук җыр һәм бию белән шөгыльләнәм, театрны сөям. Гомумән, форум – икетеллелек: татар һәм рус телләрен иркен куллану җирлеге. Без монда шәхси һәм профессиональ сыйфатларны үстерү белән мәшгуль. Шулай ук, лагерьдә яңа дуслар таптым. Смена ахырында, алар белән хушлашасым да килми.
16-21 июльдә «Сәләт» яшьләр үзәге белән берлектә Алексеевск районындагы «Биләр» тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә  «Сәләт» VIII Халыкара яшьләр мәгариф форумының дүртенче сменасы узачак.
Ралинә ЗАҺИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ