Әдәби эшчәнлек – педагогик эш формасы

Яхшы укытучы булыр өчен, укыткан фәнеңне

һәм укучыларыңны яратырга кирәк.

В.О.Ключевский

Рәсимә ШӘМСЕТДИНОВА,

Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстанның атказанган укытучысы, Россия Федерациясе Югары мәктәбенең мактаулы хезмәткәре, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, «Авыл укытучысы – 2021» бәйгесенең жюри рәисе

Татарстан Республикасы районнарында, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә югары милли һәм иҗтимагый үзаңга, һөнәри осталыкка ия булган, хезмәттәшләре, укучылары арасында югары абруйга ирешкән укытучыларны ачыклау, авыл мөгаллимнәренең һөнәри даирәдә абруен күтәрү максаты белән «Мәгариф» журналы редакциясе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә берничә ел дәвамында «Авыл укытучысы» конкурсы үткәрә.

Мәгълүм булганча, илебездә авыл мәктәпләре мәгариф системасының шактый өлешен тәшкил итәләр, аларда укучыларның өчтән бер өлеше белем һәм тәрбия алуы билгеле. Дөрес соңгы 15 ел эчендә, «оптимальләштерү» нәтиҗәсендә, авыл мәктәпләре саны 6,6 меңгә кимегән, мәктәпләр ябылу үз чиратында авылларның юкка чыгуына китерә. Шунлыктан авыл мәктәбе, авыл укытучысы безнең көннәрдә аеруча игътибар сорый, һәм бу бәйге һөнәри конкурсларның аеруча әһәмиятлесе булып тора.

Катнашучыларның иҗади фикерләү осталыгын, методик һәм практик күнекмәләргә ия булу дәрәҗәсен, педагогик тәҗрибәсен мөмкин кадәр тулырак ачыклау максатыннан, конкурс 3 этапта уздырыла. Конкурста катнашучылар узарга тиешле этапларның берсе булып иҗади эш, укытучының инша-эссе язуы тора. Әлеге мөһим этапта укытучы, иҗади эш өчен нинди теманы сайлауга карамастан, үзенең педагогик эшчәнлегенең формасын чагылдырырга тиеш.

Соңгы елларда, гомумән, педа-
гогтан үз фикерләрен төрле ха-
рактердагы әдәби иншалар аша
җиткерә белүне таләп иткән кон-
курслар шактый артты. Мондый
төр иҗади эшләр күләме ягыннан
зур булмаган ирекле композиция-
гә нигезләнә, педагог теге яки бу мәсьәләгә карата үз мөнәсәбәтен чагылдыра. Авторның күтәрелгән мәсьәләгә карата үз позициясе булырга тиеш, һәм ул аның субъектив мөнәсәбәтен чагылдыра ала.

Кагыйдә буларак, әлеге төр иҗади эшләр өч өлештән тора: кереш, төп өлеш, йомгаклау. Кереш өлештә язманың алга таба үстерелергә тиешле төп идеясе бирелә. Идея оригиналь, укучыны җәлеп итә торган булырга, гаҗәпләндерергә, мөстәкыйль фикерләргә этәрергә тиеш.

Төп өлештә керештә күтәрелгән мәсьәлә эзлекле рәвештә үстерелү, үз тәҗрибәңнән, әдәби әсәрдән мисаллар, дәлилләр сорала. Язмада метафоралар, афоризмнар, телдәге образлылык тудыру чаралары куллану да урынлы була. Йомгак өлешендә автор фикер йөрешенә йомгак ясый, шуңа күрә анда текст белән логик бәйләнеш сакланырга тиеш. Бу өлештә авторның шәхси фикере, мөнәсәбәте чагылыш таба.

Конкурска килгән иҗади эшләрне бәяләү шушыларны исәпкә
алып башкарылды. Конкурска,
нигездә, республикабызның
барлык муниципаль районнарының белем бирү оешмалары педагог-
лары катнашкан. Аеруча Актаныш, Азнакай, Сарман, Әлмәт, Мамадыш, Нурлат, Теләче, Питрәч, Яшел Үзән районы мәктәпләре укытучыларының активлыгын билгеләп китәргә кирәк. Конкурс авыл мәктәпләрендә эшләүче, төрле фәннәр буенча белем бирүче укытучыларның катнашуын күзаллап оештырылса да, кайбер фәннәрдән, мисал өчен, тарих, җәмгыять белеме, рус теле һәм әдәбияты укытучыларының сүлпән катнашуы гаҗәпләндерде. Иң күп катнашучылар татар теле һәм әдәбияты, математика фәннәрен укытучы мөгаллимнәр.

Иҗади эшләрдә педагоглар авыл укытучысының бүгенге көн эшчәнлеге, аны борчыган мәсьәләләр хакында уйлануларын, татар халкының язмышында әһәмиятле урын алып торган шәхесләре, туган җиребезнең экологиясенә, тарихына бәйле мәсьәләләрне шактый уңышлы чагылдыралар, әлеге мәсьәләләргә карата үзләренең гражданлык позицияләрен белдерәләр һәм, нигездә, алда китерелгән таләпләргә туры килерлек эшләр җибәргәннәр. Шуның белән бергә, аерым кимчелекләрне, җитешсезлекләрне дә билгеләп китәсебез килә. Эшләрнең бер өлеше шактый формаль, «исәп»кә керү өчен генә эшләнгән кебек, шәхесләребез турындагы темалар мәгълүм әйберләрне кабатлау белән чикләнгәннәр, яңалык, шәхси мөнәсәбәт, фәнне укытуда әһәмияте бөтенләй чагылыш тапмаган. Шулай ук гомуми сүзләрдән, тәгъбирләрдән торган эшләр булу да күзгә ташлана. Текстларда цитаталар, канатлы сүзләр, тел чаралары аерым язмаларда гына чагылыш тапкан.

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.