Бөек затларга күләгә төшми

Тәскирә Рифкать кызы ВАРИНА,

Актаныш районы Татар Ямалы  төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы,

Педагогик эш стажы – 20 ел.

 

Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шулвакыт –

Иле өчен, халкы өчен

Яшәгәндә җан атып. 

                         Р.Харис

Искитмәле сүзләр. Әйтерсең лә бу сүзләр нәкъ райондашым, Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә багышланган. Минтимер Шәймиев – бүгенгесе көнгә кадәр иле өчен дә, халкы өчен дә җан атып яшәүче Бөек шәхес. Аның кебек Бөек затлар гасырга бер генә туадыр ул.

Нинди шәхес соң ул Минтимер Шәймиев? Тумышы белән ул Актаныш районы Әнәк авылыннан. Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлый. Күп кенә җитәкче урыннарда эшли. 1991 елның 12 июненнән Татарстан Республикасы Президенты. Хәзергесе көндә Дәүләт Киңәшчесе хезмәтен башкара.

Тарихны без чорларга бүлеп өйрәнәбез. Һәм һәр чорда аерым урын алып торган шәхесләр була. Әгәр Татарстан тарихына күз салсаң, анда Минтимер Шәймиев исеме аерым урын алып тора. Мин бу чорны «Минтимер Шәймиев чоры» дип атар идем. Бу елларда нинди генә вакыйгалар булмаган да, илебез ниләр генә кичермәгән! Илебездә кискен үзгәрешләр чоры башланган вакыттан Минтимер Шәймиевкә Татарстан Хөкүмәтен җитәкләргә туры килә. Тормышының иң матур мизгеле дип, Минтимер Шәймиев Татарстан суверенитет алган көнне – 1990 елның 30 августын атый. Бу урында мин Минтимер Шәймиев сүзләрен китерер идем: «Татарстанның күпмилләтле халкы тормышындагы бу мөһим тарихи адымны ясап, без үз өстебезгә республикабыз тарихында моңарчы беркем дә сынап карамаган олы җаваплылык алдык. Әгәр дә бу – өлгергәнлек факты икән, үзебез белдергән мөстәкыйльлек аркылы республика халкы тормышының матди дәрәҗәсен күтәрү, ә иң мөһиме, җиребездә гасырлар дәвамында барлыкка килгән халыклар дуслыгын саклау һәм арттыру өчен без хәзер үк зирәк булырга тиеш. Суверенитетның югары бәһасе менә шундый». Чыннан да бу сүзләр –  акыллы, үтемле, зирәк сүзләр.

Декларация катлаулы һәм кискен бәхәсләрдән соң кабул ителә. Аның бәһасе, чыннан да, югары була. Әгәр дә Декларация кабул ителмәсә, 1991 елда республика Президентын сайлау да, 1992 елда Татарстанның яңа Конституциясен кабул итү дә, 1994 елгы Шартнамә дә булмас иде.

Республикабыз күпмилләтле булуга карамастан, барлык милләтләр дә дус, тату яши. Халыкларның бердәм яшәвендә дә җитәкчелекнең җаваплылыгы зур. Республикабызда икетеллелек кабул ителә. Туган телебез – татар теле дә дәүләт теле статусы алу хокукына ия була. Монда да Минтимер Шәймиевнең роле зур. Болгарны тергезү, Зөя утрау-шәһәрчеге проектын гамәлгә ашыру буенча да күләмле эш башкарган кеше ул – Минтимер Шәймиев. Бу Минтимер Шәймиев турында берничә факт кына. Саный китсәң алар бихисап. Татарстанның халык артисты, җырчы Салават Фәтхетдинов: «Татарстанга фундамент салган кеше ул, ныклы фундамент салган кеше, Татарстанны татар халкын берләштереп ил төзегән кеше ул», – ди. Бу сүзләр – халык мәхәббәтен яулаган шәхеснең бөеклеген раслаучы сүзләр.

Мәскәүдә «Атаклы кешеләр тормышы: Биография дәвам итә…» сериясеннән Минтимер Шәймиев турында китап чыгаралар. Аның титул битендә шундый сүзләр бар: «Бик катлаулы елларда кылынган гамәлләрне, чынга ашырылган зур һәм кечкенә эшләрне игелекле бәяләвегез өчен рәхмәт. Шулай да әйтим: мин начар түгел, әмма бу кадәр үк яхшы да түгел». Чыннан да, катлаулы елларда дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе кылган гамәлләр, чынга ашырылган эшләр, Татарстан Республикасы үсешенә керткән өлеше бихисап, санап бетергесез.

Озак еллар республика дәрәҗәсендә җаваплы, хәлиткеч зур эшләрдә эшләүгә карамастан, бүгенгесе көнне, Дәүләт Киңәшчесе хезмәтен башкару чорында да, халыкның уңай карашын, рәхмәтен тоеп яши ул. Минтимер Шәймиев табигате буенча гади, гади кешегә һәрчак игътибарлы. Ул кешеләрне ярата. Һәм һәрвакыт, җитәкче булуына да карамастан, кешеләрне яратып, хөрмәт итеп эшләде, эшли. Аның әйткән һәр сүзе үтемле, зирәк, акыллы, халыкчан. Тугыз балалы гаиләдә тугызынчы булып туып, әти-әнисе биргән тәрбиядән сабырлык, бердәмлек, тырышлык сыйфатлары аны гомер буе җитәкләп бара. Гомер юлын яңадан башларга туры килсә, яңадан шушы авыр, искиткеч җаваплы, ләкин кирәкле хезмәт юлыннан үтәр иде ул, дип уйлыйм мин. Туган ягы – Актаныш районы Әнәк авылында «Бабайда кунакта» мемориаль комплексы булдырылу да, Бөек шәхескә үзе исән вакытта бюст куелу да аның никадәр Бөек кеше икәнен раслый.

Шундый киңкырлы, милләте, теле өчен бүген дә җан атып торучы Бөек шәхес, райондашым Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән горурланмый мөмкин түгел. Мондый Бөекләр гасырга бер генә туа. Аның кебекләр сирәк. Аның кебекләрне онытырга хакыбыз юк. Аның кебекләр белән горурланырга кирәк.

Туфан Миңнуллин язганча: «Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан». Бу сүзләр нәкъ тә менә Минтимер Шәрип улы Шәймиев кебекләргә әйтелгән сүзләрдер. Минтимер Шәймиев тә – татар милләтен көчле, бөек итеп күрүче, татар милләтеннән булуы белән горурланучы Бөек зат. Бөек затларга һичкайчан күләгә төшми!

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.