Логотип Магариф уку
Цитата:

Гармунчы укытучы

Тәнзилә Мирфайда кызы ВӘҖЕТДИНОВА, Актаныш районы Богады төп мәктәбенең инглиз теле укытучысыПедагогик стажы – 32 ел. «Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул вакыт –Иле өчен, халкы өчен яшәгәндәҗан ат...

Тәнзилә Мирфайда кызы ВӘҖЕТДИНОВА, Актаныш районы Богады төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы


Педагогик стажы – 32 ел.


 «Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул вакыт –


Иле өчен, халкы өчен яшәгәндәҗан атып.» (Р.Харис)


Сузем – авылымның шундый Олуг кешесе, матур эшләре белән  бала чагымнан хәтергә сеңеп калган гармунчы-укытучы Мәгъфия апа Шәехҗанова турында.


Мәгъфия апа 1921 елгы ачлык чорында Актаныш районы Иске Кормаш авылында туа. Ул, әтисе Шәехҗан гражданнар сугышында алган яралардан вафат булгач, әнисе Хәдия апаның төп ярдәмчесенә, терәгенәәйләнә. Илебездәге авыр елларның ачысын, ачлы-туклы яшәүләрне үз җилкәсендә татый Мәгъфия апа.1940 елда Актаныш урта мәктәбентәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлангач, ир-егетләрне яу кырына алалар. Районда укытучылар җитми. Ашыгыч рәвештэ Минзәлә педагогия училищесында укып, Уразай мәктәбенәкайта. Ачы сугыш елларын күз яшьләреннән башка сөйли дә алмый иде. Ярлы-ятим укучылары өчен сызланып, күпме йокысыз төннәр кичергән ул! Искә алырга да куркыныч: ашарга - ризык, кияргә – кием, ягарга – утын юк. Мәктәптә укучыларга дәфтәр, китап, хәтта карандаш юк…


Апабыз моңлы гармуны белән балаларның гына тугел, авыл халкының да ачы хәсрәтләрен басарга тырыша.Гармунчы кызны ул чорда бик киңҗәелгән агитбригада коллективы җитәкчесе итеп тә куялар. Тырыш хезмәте белән бик тиз таныла ул. Коммунистларпартиясе сафларына да кабул итәләр аны. Шагали исемле укытучы егет белән тормыш корып, 8 балага гомер бирәләр.  1956 елда яшь гаилә Иске Богады  авылына укытучы булып килә.Лаеклы ялга чыкканчы, Мәгъфия апабашлангыч мәктәптә балаларга белем hәм тәрбия бирә, җәмәгать эшләрендә бик актив катнаша, концерт–спектакльләр аннан башка узмый. Күп сандагы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, «Мәгариф  отличнигы» исеменә лаек була. Бүгенге көндә аның укучылары – илебездә генәтүгел, чит илләрдә дә төрле дәрәҗәләргә ирешеп, хезмәт куялар. Чынлап та, Мәгъфия апаның язмышы республикабыз тарихы белән аваздаш булып, тарихи вакыйгалар белән үрелеп языла.


Мин мәкаләмне юкка гына «Гармунчы укытучы» дип куймадым. Гармунчы,  чөнки Укытучы апамны гармуныннан башка күз алдына китереп булмый. Ул 5 яшеннән гармунда уйнарга өйрәнә hәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр аны кулыннан төшерми. 99 яшендәвафат булган укытучым: «Гармун – минем иптәшем», – дип әйтергә ярата иде.


Мәгъфия Шәехҗан кызы минем күрше апам гына тугел, ул минем беренче укытучым да булды! Aнын төп тәрбия чарасы – кечкенә гармуны иде. Безнен бер генә дәрес тәҗырсыз узмады. Тәнәфесләрдәисәтатар халкыныңҗырлы-биюле уеннарын уйнап үстек.Бәйрәмнәрҗитсә, Мәгъфия апабыз безнең белән концерт әзерли иде. Без исә, тракторга төялеп, күрше авылларга концерт куярга йөри идек! Менә кайда булган ул тәрбия! Чынлап та, башлангыч сыйныфларда без «җырлап» укыдык, «җырлап» тәрбияләндек.


Укытучы буларак, әлбәттә, Мәгъфия Шәехҗан кызы таләпчәнлеге белән дәтәрбияләде безне. Ул безгә йомшак кына аңлата, hәр әйберне үз вакытында, пөхтә, төгәл итеп үтәргәөйрәтә иде.Заманында иңүтемле сүз мөгаллимнеке булган. Олысы-кечесе киңәшкә дә, йомышка да аның янына килгән. Укытучы өстенә бихисап җәмәгать эшләре йөкләнүе, hәр өлкәдәмәгълүматлы кеше булуы да үз ролен уйнагандыр. Бер очрашуда мин Мәгъфия ападан: «Бүгенге көн укытучысыныңабруе нинди?» – дип сораган идем. Күрше апам – беренче укытучым миңа: «Мөгаллимтуктаусыз белемен арттырып торырга тиеш. Чөнки замана укытучы алдына зур таләпләр куя. Ул белемле, алдынгы карашлы булсын, алдынгы технологияләрне үзләштерсен. Укытучыга хөрмәтне ата-ана гаиләдә тәрбияләргә тиеш» – дип җавап биргән иде. Мин, әлбәттә, укытучы апам фикере белән килешәм: мәктәптәүз эшеннән тәм тапкан, бирелеп эшләгән бәхетле кеше генә эшли аладыр. Шул вакытта гына хезмәтнең матур нәтиҗәләре дәкүренәдер.Белемле, компетентлы, hөнәри осталыкка ия, уз эшен җиренәҗиткереп башкарган укытучы гынаhәрчак хөрмәтле кеше була. «Укытучы белән ата-ана бер сүздәбулганда, максатка ирешүҗиңелрәк.Укытучы – бала өчен икенче әти-әни, киңәшче, булышчы, тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче, хөрмәткәлаек кеше булырга тиеш». Болар  да минем укытучым фикере.


Кылган игелек беркайчан да онытылмый, hәр кешенең күңелендә уелып кала. Күп укыган, олпат кеше буларак, укытучы апам hәркем белән уртак тел таба белде. Бөтен гомерен, көч-куәтен эшкә багышлады, кешеләр турында кайгыртты, үзенең кирәклеген тоеп яшәде. Гадилеге hәм гаделлеге өчен аны hәркем хөрмәт итте. Мәгъфия апа, олыгайгач та, күңел җылылыгы белән үзенэ тартып торучы, тормышка гашыйк Укытучы апа иде! Оныкларын, оныкчыкларын яратты. Шулардан куаныч табып, ләззәт алып, гармуны белән шул нәниләрнеңкүңелен күреп яшәде. Тормыш кыйммәтен аңлаган кеше генә шулай булдыра аладыр!


Мәгъфия апа – Татарстан АССР белән бер сулышта яшәде. Исән булса, гармунчы Укытучы апабызга 2021 елда 100 яшь тулган булыр иде…Чынлап та, белемле, фикерле, табигатьтән бирелгән сәләткә, әхлакый кыйммәтләргә ия мөгаллимә апабыз шәхес буларак барыбер хөрмәтле кеше булып кала. Авылыбызда, районыбызда Мәгъфия апаны hәрвакыт «Гармунчы укытучы апа» буларак яратып, хөрмәтләп  искә алалар.Яраткан язучыбыз М.Мәhдиевнең «Кеше китә – җыры кала» дигән сүзләре нәкъ менә Мәгъфия апа кебекләргә туры килә дип уйлыйм.


Мин үзем гаиләмдә2 бала тәрбияләп үстердем. Бүгенге кондә3 оныгым – горурлыгым бар. Гаиләдә дә, мәктәптә дә төп тәрбия ысулым – балалар белән күбрәк аралашу, тигез дәрәҗәдәбулу, аларны тыңлый белү. Мин аларны аз гынахезмәтләре, тырышлыклары өчен дә мактыйм. Менәшунда алар алга, яңадан-яңа уңышларга омтыла да инде!


Туган телебезне, республикабыз тарихын өйрәнү –hәр татар баласының бурычы дип уйлыйм. Татар халкыэлек-электән белемгә омтылган. Заманында hәр мәчет каршында мәдрәсә булган, зыялы татар байлары шәхси мәктәпләр ачкан. Чыннан да, тәрбия мәсьәләсе бүгенге мәктәпләр алдына да куелган ин актуаль проблемаларның берсе булып кала бирә. Замана мәктәбе, авылдамы ул, яисә зур шәhәрдәме, телләрне өйрәтү, иҗади, көндәшлеккә сәләтле, толерант шәхес тәрбияләүдә төп урынны алып тора. Сүземне бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр». Бу – hәр чор укытучысының изге бурычы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ