Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин – авыл укытучысы

«Белемле булу – үзеӊ өчен бәхет, дустыӊ өчен — бүләк, ә дошманың өчен – хәнҗәр».

Миләүшә Мулланур кызы Әхмәдуллина,
Актаныш  районы Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Педагогик эш стажы – 25 ел.
«Белемле булу – үзеӊ өчен бәхет, дустыӊ өчен — бүләк, ә дошманың өчен – хәнҗәр». Белем алуны инә белән кое казуга тиӊлиләр. Чөнки аның өчен күп укырга, тырышырга кирәк. Гомереӊ буе үзеӊ өчен гыйлем туплау белән шөгыльләнү  җәмгыятьтә артык үзгәрешләр китереп чыгармый. Белемне башка берәүләргә дә «күчерү» әкренләп кешелекнеӊ үсешен тәэмин итүдә, җәмгыятьнеӊ алга китешенә бер адым булып тора. Ә белемне буыннан-буынга тапшыручы кеше — укытучы.
Син яшәмә җирдә файдасыз бер
Түмгәк булып тигез урында.
Янып калсын гомереӊ маяк булып
Үзеӊнән соӊ килгән буынга.
М.Җәлилнеӊ «Бер үгет» шигырендәге бу юллар укытучы өчен яӊгырый кебек. «Гыйлемнән артык байлык, ә наданлыктан артык фәкыйрьлек юктыр дигән Р.Фәхреддин. Менә шушы дөньядагы барлык байлыклардан да өстен торган гыйлемне өйрәтүче, яшь буынны тәрбияләүче   һөнәрен сайлап, мин үз өстемә зур җаваплылык алганмын. Мин 25 ел балалар белән эшлим.Үз эшемне яратып башкарам. Әлеге эшчәнлек аша мин  үземә илһам алам, яшәү ямен табам.
Нинди һөнәр сайларга? Кем булырга? Бу сорау мәктәпне тәмамлап чыгучы һәр укучыны борчый. Минем дә күңел төбенә яшереп һәм бикләп куйган хыялым бар. Укытучы буласым килә. Кечкенәдән таныш бу һөнәр тормышыбызның һәр минутында безнең белән янәшә яши. Бала вакытының күп өлешен мәктәптә үткәрә. Ата-ана һәр көнне укытучы кадәр баласы белән аралаша микән? «Берничә айдан уңыш алыйм дисәң — иген чәч, ун елдан җимеш алыйм дисәң — агач утырт, гомерең буе кадер-хөрмәттә яшим, җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң — бала укыт!» – дигән бер акыл иясе. Әйе, чыннан да, укытучылар җир йөзендә якты эз калдырып, безнең күңелләрдә балкып торучы йолдыз алар. Үземне укыткан Байсар мәктәбенең һәр укытучысы минем өчен якын һәм хөрмәтле. Минем өчен укытучы –матур, акыллы, белемле, оста. Мин шулай була алырмынмы?  Белем алганнан соң, язмыш җилләре мине Богады авылы мәктәбенә алып кайтты. Мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләр өчен кабат уку да миңа теләгемә ирешү өчен бер адым кебек тоела. Чөнки шәһәрдә рус балалары белән эшләгәндә дә татар балаларын рәхәтләнеп туган телдә укытырга хыялландым.Үз милләтем өчен күбрәк файда китерермен кебек тоела иде миңа. Балаларың ничек укый? Халкымның мәңгелек мирасын киләчәк буынга тапшыра аласыңмы? Телебезне саклап калачак буын тәрбияли аласыңмы? Моңа мин нинди өлеш кертәм соң? Менә шул сорауларны мин үз-үземә һәр көн бирәм.
Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да,  кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау – тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз-үзеңә искиткеч таләпчән булу дигән сүз. Укытучы нинди соң ул? Укытучылыкны  һөнәр дию генә аз, ул – яшәеш; ул – мөгаллим булып гомер кичерү. Укытучы – галим дә, актёр да, спортчы да, психолог та, остаз да. Үзең белемле булу бер нәрсә, ә шул белемне  балаларга  җиткерә алу – монысы педагогик осталык. Укытучы – балалар күңеленә ачкыч, юл салучы, әти-әни җылысы бирердәй шәхес булырга тиеш дип саныйм. Син балаларны яратырга, аларны аңлый белергә, аларның иң якын дусларына әйләнергә тиеш. Заманадан артта калмыйча, яңа технологияләр куллану, бөтен өлкәдә хәбәрдар булу, үз фәнеңне яхшы белү шулай ук  укытучы өчен мөһим таләпләр.
Яратып эшләгән эш төрләремнең берсе — проект эше. Укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, төрле проектлар төзибез. Алар белән, бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннар яулыйбыз. Аларның күпчелеге туган авылыбыз белән бәйле. Укучыларыма авыл тарихы, аның күренекле шәхесләре турында кечкенәдән үк күңелләренә сеңдерәсем килә. Мин укучыларымны уйларга өйрәтәм. Һәр укучымда шәхес күреп,    һәрберсенең шәхесен хөрмәт итәргә тырышам. Дөреслекне эзләргә, үз фикерләрен исбатларга өйрәтәм. Миңа үз фикерен яклый алучы укучыларым аеруча кадерле. Мин Экзюпери белән килешәм: «Кемдер минемчә түгел, ә башкача фикерли икән, ул моның белән мине рәнҗетми, киресенчә, мине тулыландыра».
Укытучы хезмәте күп көч сорый. Балаларга дәрес бирәсеңме, экскурсиягә алып барасыңмы, тәрбия чарасы яисә ата-аналар җыелышы үткәрәсеңме, барысы да җаваплылык таләп итә. Мин – авыл укытучысы, яңа заман авыл укытучысы. Заман укытучысы – бала психологиясен һәм үсеш үзенчәлекләрен оста тоемлаучы, үз фәнен тирән белүче, ару-талуны белмичә, эш сәгатьләре белән исәпләшмичә авыл халкына хезмәт итүче кеше. Авыл укытучысы һәрвакыт игътибар үзәгендә, ул үзе дә, аның баласы да һәр гамәлен әхлак законы белән үлчәп яшәргә, укытучы үзенең яшәү тәҗрибәсе белән шәхес тәрбияләргә, башкаларга үрнәк булырга тиеш.
Замана укытучысы һәрвакыт иҗади эзләнүдә. Минем алга алып баручы девизым: «Иртәгә бүгенгедән яхшырак эшләргә».
Укытучы һөнәре – эшне ярату гына түгел, ә балаларны чын күңелдән сөю. Мин үземнең укучыларымны бик яратам. Аларны тәрбияле, зыялы, зәвыклы, белемле, туган илебезгә лаеклы кешеләр итеп күрәсем килә. Сабыйларның күз карашы – авылым киләчәге – миңа төбәлгән. Алар миннән җылылык та, гыйлем дә, яңалык та көтәләр. Авылымның киләчәген әхлаклы да, белемле дә итәсе килү теләге тагын да тырышыбрак эшләү, камиллеккә омтылу хисе уята.
Әйе, мин бәхетле. Гомеремне бушка уздырмавым өчен сөенеп туя алмыйм. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул! Һәр олы эшнең нигезендә кечкенә гамәл ята, зур сулыклар да бәләкәй чишмәләрдән башлана, диләр. Олы юлга алып чыгучы кечкенә генә сукмакта да тәүге адымнар чарлана. Чишмә башында торучы, тәүге адымнарны ясарга ярдәм итүче кеше ул – укытучы. Нинди генә заманда, чорда, гасырда яшәсәк тә, иң матур үрнәк, иң якты маяк булып калыйк без.

Фото "Мәгариф"тән
 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ