Сибгат Хәким – халык күңеле хәкиме

Айгөл Фәнзәт кызы ХӘБИБУЛЛИНА,

Әлмәт  районы Түбән Мактама бистәсендәге 1 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Педагогик эш стажы – 20 ел.

 

Хәсән ага Туфан белән Сибгат ага Хәким дә,

мәрмәргә яисә бронзага әверелеп,

 татар шигъриятенең бер пьедесталында

 Казанның олы мәйданын бизәп торырга тиеш.

 Безгә шул көнне күрергә язсын иде.

                                                                                  Марсель Галиев

 

Сигезенчеләремдә әдәбият дәресе. Бүген милләтебезнең күренекле шагыйре, туган як җырчысы, олпат шәхес – Сибгат Хәким иҗаты белән танышачакбыз. Укучыларым белән шагыйрьнең «Клиндерләр эзлим» шигырен тыңлыйбыз:

Нәрсә салыйм икән әнкәйгә мин –

Аны, димен, чиксез сөендергән?

Хат ахырында гына әйтеп куя:

«Оныта күрмә, улым, клиндерләр…»

Шигырьне тыңлыйм, ә күңелем белән еракта калган бала чагыма сәяхәт итәм: клиндерләр диюгә күз алдыма Кыяметдин бабам килеп баса. Әйе, ул да шигырьдәгечә, балаларыннан күчтәнәчкә клиндерләр сорар иде. Аннан әби белән кара-каршы утырып, сөтле чәйдә клиндерне җебетеп, тәмләп чәй эчәрләр иде…

Әнә шулай күңелдәге хатирәләрне яңартуы, һәр кешегә якын булган самими, саф хисләрне гади генә матур тел белән җиткерә алуына сокланам мин Сибгат Хәким иҗатына. Иҗатына гына түгел, шәхесенә дә!

Әдип иҗаты мине балачакка гына түгел, студент елларыма да алып кайта. Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетында укыган чак, ХХ гасыр әдәбиятын өйрәнәбез, укытучым Нурфия Марсовна «М.Галиев публицистикасында Сибгат Хәким образы» дигән темага чыгыш әзерләргә кушты. Бер төндә М.Галиевнең «Догалы еллар» китабын укып чыктым. Татар халкының күренекле улы, халык шагыйре Сибгат Хәким турында шактый күп мәгълүмат тупладым.

«Искән җил. Үткән гомер. Калган хәтер…» публицистик мәкаләсендә әдипнең кызыклы гына әдәби портреты белән таныштым: «Үзәктә өлкән шагыйребез Сибгат ага Хәким. Аксакалның романтикланып табигатькә чыгып китүе безгә ошый. Сибгат аганың күзләре укучы дәфтәрендәге самими өтер сыман рәхәт кысылган. Күңелендәге тәхет биеклеген белеп сугыш михнәтләреннән исән калуына шөкрана кылып, бу тормышның ләззәтен тоеп, талгын гына уйлар дулкынында тирбәлә. Йөзендә – татар елдамлыгы һәм мари сабырлыгы кушылган мәҗүси елмаю. Кыланып калыгыз, яшьләр, дигән шикелле, сүзсез генә фатиха биреп утыра».

Шулай ук әлеге җыентыкта яраткан шагыйрьләребез – Сибгат Хәким һәм Хәсән Туфанның дуслыгы – «ике аксакал дуслыгы» турында укып сокландым. Шагыйрьнең бик матур җырлавын, иң яратып башкарган җыры Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры икәнен белдем. Ә иң мөһиме – киләчәктә укытучы буларак үземә мөһим бер карар чыгардым: укучыларыма коры биографик фактлар гына түгел, кызыклы мәгълүматларны да бирергә кирәклеген аңладым.

… Сигезенчеләребез белән әдәбият дәресен дәвам итәбез. Сыйныфтагы иң чая кыз – Алия миңа да сорау биреп өлгерә: «Сибгат Хәким әсәрләре халык арасында популяр булуын ничек аңлатасыз?» Яратам мин шулай сорау бирүче укучыларны, димәк, алар да шагыйрь иҗатына битараф түгел!  Сорауга каршы сорау: «Ә сез нидә дип уйлыйсыз?»

Бер-бер артлы куллар күтәрелә, укучыларым үз фикерләрен җиткерә, дәлилли:

– Беренчедән, әдип һәркемгә якын булган туган як, әни, туган авыл темасына мөрәҗәгать итә. Юкка гына аны «туган як җырчысы» дип атамыйлар:

Туып үскән шушы җирнең ямен

Алыштырмый икән һичнәрсәң.

Башка берни дә кирәкми,

Үзем чапкан печәннәрне

Бер туйганчы иснәсәм, –

дип яза «Башка берни дә кирәкми…» шигырендә. Әлеге фикерләр С.Хәкимнең «Җырларымда телим…», «Әнкәй» һ.б. әсәрләрендә дә чагылыш таба, – ди Айнур.

– Икенчедән, – дип, Айнурның фикерен Дания дәвам итә, – Сибгат Хәким илебезгә афәт килгәндә халык белән бергә, сугышның башыннан ахырына кадәр фронтның алгы сызыгында була ул. Бөек Ватан сугышына багышланган «Курск дугасы», «Бакчачылар» поэмаларында халкыбызның тиңдәшсез батырлыгын, көчле рухын сурәтли.

– Өченчедән, Сибгат Хәким үз иҗатында милләтебезнең бөек улы – Габдулла Тукайны олылый:

Мәктәбем дә, телем дә ул – Тукай,

Тукайдагы кебек тел кайда?

Мең елдан соң да бер синең, илем,

Кайтасыңны беләм Тукайга! –

дип яза С.Хәким «Кырыгынчы бүлмә» поэмасында. Үз иҗатында Габдулла Тукай шәхесен, иҗатын зурлап, туган телебез, тарихыбыз, милләтебез белән горурланырга чакыра.

Укучыларым белән килешми булмый: заманны Тукайга борылып карарга алгысыткан, туган якка мәдхия җырлаган, халык күңелен ихлас аңлаган  шәхес, шагыйрь ул – Сибгат Хәким.

Фото: bibltec-nur.ru
 

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.