Язучы Рафаэль Мостафин белән  танышу хатирәсе

Розалия Салих кызы Садретдинова,

 Спас районы Бураково  урта мәктәбенең  Көек авылындагы  филиалы башлангыч сыйныфлар укытучысы

 Педагог буларак эш стажы – 23 ел.

Һәр кеше, теге яки бу зат ­турында сүз чыкканда, иң әүвәл аны үз шәхесенә мөнәсәбәтле фактлар, ва­кыйгалар белән бәйләп искә ала. Табигый хәл. Миңа да Рафаэль Әхмәт улы Мостафин белән 1998 елда танышырга һәм аралашырга насыйп булды. Мин – әле генә педучилищены тәмамлап килгән, унтугызы да тулмаган япь-яшь укытучы кыз. Нәкъ шул елны мин эшли башлаган мәктәптә балалар язучысы, әкиятче Абдулла Алишның 90 еллык юбилеен зурлап үткәрергә җыеналар иде. Безгә, өч яшь укытучыга,  Абдулла Алишның «Кыр казлары»  шигыренә иҗат ителгән җырны башкарып карарга куштылар. Әлбәттә, без бу республикакүләм чарага әйбәтләп әзерләндек.

Абдулла Алишның туган көне 15 сентябрь булса да, юбилей чарасын айның 19 ына калдырдылар.

1998 елның 19 сентябре бик матур, кояшлы, эссе көн булып истә калды.  Мәдәният йортында халык күп: укучы балалар, авылның өлкән кешеләре һәм Казаннан килгән олпат язучылар, шагыйрьләр.

Юбилей башланды, күп кенә язучылар һәм шагыйрьләр чыгыш ясадылар, үзләренең әсәрләрен укыдылар. Язучы Хәкимҗан ага Халиковка Алиш премиясен тапшырдылар, һәм без дә, үз чиратыбыз җиткәч,  «Кыр казлары» җырын башкардык. Клуб бинасында бик эссе булгач, мин урамга, саф һава суларга чыгып керергә булдым. Әмма болдырда,  бинага керә торган урында ап-ак чәчле бер абыйны очраттым. Ул Рафаэль абый Мостафин иде. «Абый, ник кермисез? Бөтен язучылар залда утыра бит!» – дигән сорау бирдем. Ул болай җавап бирде: «Килгәндә дә утыра-утыра арып беттем. Казанга кайткач та утырырга өлгерермен. Минем Көек кешеләре, Алишның авылдашлары, гади халык белән аралашасым килә». Бу сүзләрдән соң ул үзенең язучы Рафаэль Мостафин икәнен әйтте һәм Абдулла Алишның да Муса Җәлил янында роле бик зур булганын аңлатты. Муса Җәлил иҗатын өйрәнгәндә, Абдулла Алишка да игътибар итә ул. Моңа Рафаэль абый Мостафиннның әтисе Әхмәдулла белән җир төзү техникумында бер курста укуы да тәэсир  иткәндер, мөгаен. Алар бергәләшеп журнал һәм стена газетасын чыгарганнар. Бик ачыккан чакларында базарга чыгып, товар, капчык ташыганнар. Тегеләре исә хезмәт хакы урынына я берәр телем ипи, я берничә бәрәңге бирә торган булганнар. Бик «баеп» китсәләр, шул базар сатучыларыннан итле сумса алып ашаганнар.

Муса Җәлил белән иңгә-иң торган, фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган унбер татар батыры арасында Абдулла Алиш аерым урын биләп тора. Аны җәлилчеләр «Мусаның уң канаты» дип йөрткәннәр, Мусаның күптәнге дусты буларак та, ышанычлы, нык ихтыярлы кеше буларак та ихтирам иткәннәр.

Абдулла Алишның Муса Җәлил шигырьләрен кәгазь кисәкләренә күчереп язуы билгеле, әмма үз әсәрләренә кәгазь табылмаган шул, кызганычка каршы. Менә шуннан чамалагыз инде, Алишның Җәлилне ничек хөрмәт итүен»,  – диде ул, ап-ак чәчләрен сыпырып.

Ул вакытта без язучыларның күбесен ишетеп яки дәреслек битләреннән генә күреп беләбез. Тере язучыны күрү, аның белән сөйләшү миңа бик нык тәэсир итте, әлбәттә.

Бөтен кеше белән уртак тел таба, гади, кешелекле, эчкерсез күңелле язучы буларак истә калды ул. Рафаэль абый, гомумән, төс-кыяфәт белән дә, холкы белән дә зыялы, интеллигент кеше иде.

Рафаэль ага Мостафин Алиш әлеге очрашуда Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты һәм аның легиондагы тормышына кагылышлы вакыйгаларга да тукталып үтте. «Җәлил шәхесе белән кызыксыну миндә мәктәптә укыганда ук башланып киткән иде. Укытучыбызның «Җәлил – хыянәтче» дигән сүзе минем күңелдә ризасызлык тууга сәбәп булды. Казан дәүләт университетына укырга кергәннән соң, мин шагыйрьнең якын дусты Гази Кашшаф белән аралашып киттем, һәм ул мине аның турында истәлекләр җыярга өндәде. Әлеге эш шулай итеп башланды», – дип, Рафаэль Мостафин үзенең бу юнәлештәге эшчәнлегенең тарихына тукталып китте. Моннан тыш, ул озак еллар дәвамында төрле архивларда эш алып баруын һәм әлеге эш вакытында Абдулла Алиш турында да мәгълүматлар килеп чыгуын әйтеп үтте.

«Бүгенге көндә татарларның батырлыгын Берлинда да таныйлар. Андагы Каршылык музее җитәкчесе, доктор Йоханнес Тухель: «Моңа кадәр без татарлар турында бик аз белә идек.  М.Җәлилнең шигырьләре, җәлилчеләрнең фашизмга каршы көрәше,  безгә әлеге халыкны батыр һәм бөек халык буларак танытты»,  – дип белдерде, диде ул чыгышында.

Ул көннәрдән соң чирек гасырга якын вакыт үтте, мин дә япь-яшь кыз бала түгел инде. Бөтенроссия  күләмендә танылган әдипләребезнең берсе, ялкынлы публицист, каһарман шагыйрь Муса Җәлил иҗатын һәм аның язмышын өйрәнү, халыкка җиткерү буенча да күп кенә эш башкарган тынгысыз йөрәкле шәхес һәм сизгер күңелле әдәби тәнкыйтьче Рафаэль ага Мостафин үзе дә бу якты дөньяларда юк. Әмма аның гади, кешелекле булуы, теләсә кем белән уртак тел табуы, үз-үзен зурга куймавы күңелләрдә сакланып калды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.