Логотип Магариф уку
Цитата:

Телефон робот кебек үзенә тартып тора

Соңгы елларда халык теленә  «телефонда утырам» дигән сүз кереп китте. Баштарак аның мәгънәсенә төшенеп бетмәдем, ничек итеп уч төбе кадәр телефонда утырырга мөмкин икән? Чыбыксыз бу нәрсә матур и...

Соңгы елларда халык теленә  «телефонда утырам» дигән сүз кереп китте. Баштарак аның мәгънәсенә төшенеп бетмәдем, ничек итеп уч төбе кадәр телефонда утырырга мөмкин икән? Чыбыксыз бу нәрсә матур итеп сөйли, җырлый, аңламаган сүзеңне тәрҗемә кыла, сәфәр чыксаң адашмасын бу адәм баласы дип сөйләп, юл күрсәтеп бара. Бу заман баласы шул күрсәткечләргә алданып, телефонның  төбенә үк төшеп, көннәр буе утыра, ахрысы.  Ни эзли ул анда. Хәер, без дә, балачакта фантастик хикәяләр укып, ниләр хакында гына уйланмый идек. Келәм-очкычлар, үзйөрешле машиналар, Хоттабыч хикмәтләре һәм тагын әллә ниләрне тасвирлаган китапларны төннәр буе укып, йокыга китә алмый хыялланып утыра идем. Каурый каләм сихри көчкә ия булдымы, язылганнар бер-бер артлы чынга аша бара. Сөйләшә торган робот-кешеләргә хәтле пәйда булды, йомышың төшеп, банк-фәләннәргә шалтыратсаң, телефоннан иң элек  робот сәламли, «нәрсә белән ярдәм итим»  дип кызыксына, кирәк икән киңәшләрен бирә. Бер кызыксыну, күңелдә икенчесен китереп чыгарганын без яхшы беләбез. «Робот сыман ясалма кешеләрне» чын-чынлап сөйләшергә өйрәтергә тиешле затлар, минем карашымча, әнә шул «телефонда утырган» яшьләр арасыннан үсеп чыгарга тиеш. Роботлар һәм телефонга артык бәйлелек киләчәктә  кеше сәламәтлегенә  зыян китерә дип исәпли психологлар һәм табиблар. Бу халәттә алтын урталыкны ничек табарга?
 
  – Бу хакта сүз башларга Саба гимназиясенең мәгълүматлаштыру буенча директор урынбасары һәм робототехника буенча укытучы Фидан Хафизовның Дәүләт Советының  мәгариф, фән,  мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында «ясалма интеллект»  һәм бу өлкәдәге проблемалар, уңышлар хакында татарча ялкынлы чыгыш ясавы этәрде. Кемдер моны республикабыздагы Цифрлаштыру елында укытучы авызыннан яңгыраган гади сүзләр буларак кабул иткәндер. Әмма чыгыш ясаучы мөгаллимнең: «Икенче һәм өченче сыйныф укучыларым үзләре робот уйлап чыгарып, аларны программалаштырды, аларны төс аерырга, математик фикерләргә, әйләнә-тирәдәге мәгълүматны җыеп, анализ ясарга өйрәттеләр. Киләчәктә  роботны сөйләшергә, сорауларга  җавап бирергә  өйрәтү– аларның зур хыяллары», – дип әйтүе,  кызыксынуымны тагын да арттыра төште. Үзе укыткан балалары янына ашыкса да, бу хакта уй-фикерләре белән  бик теләп уртаклашты ул.

– Балаларны робототехникага һәм программалаштыру серләренә өйрәтү  – заман таләбе, – диде Фидан әфәнде. – Мәктәптә уздырылган робототехника дәресләре укучының логик һәм аналитик фикерләү сәләтен үстерә. Андый  бала информатика, электроника, механика, физика фәннәрен дә җиңел үзләштерә. Шуларны күздә тотып, гимназиябездә  мәгълүмати  һәм санлы технологияләр кертелә,  базабыз елдан-ел ныгый бара.
  Сүз дә юк, хыялларны гамәлгә ашыру өчен техник база һәм балаларны үз артыннан ияртеп, канатландырып алып баручы укытучы-белгечләр кирәк. Бу яктан караганда, республикабыз уку йортлары бер дәрәҗәдә димәс идем. Әмма Саба районы мәктәпләре уку өчен кирәк булган заманча җиһазлар белән тулыланып тора, район хакимияте башлыгы  Рәис Нургали улы Миңнеханов  бу мәсьәләне даими күз уңында тота. Хәтта хакимияттә  IT-технологияләр буенча ярдәмчесе бар. Казандагы IT-паркының  бер филиалы, технопарк биредә эшләп килә, промышленность тармагы өчен роботлар җыела. Терлекчелек тармагында сыер саву эшен робототехника кулына тапшырган хуҗалыклар да бар. Киләчәктә робот телен  яхшы белгән, бу өлкәдә күз йомып эшли алырдай  белгечләр күп кирәк булачак. Биредә моны яхшы аңлыйлар һәм алдагы көнгә йөз тотып эш итәләр. Балалар уйлап чыгарган проект буенча райондагы торак-коммуналь тармагындагы проблемаларга кагылышлы мәгълүматлар бер базага тупланып, аларны тиз арада хәл итү җайга салынган.

– Кемгә булса да белем биргәнче, үзеңә шул өлкәдә нык гыйлем һәм тәҗрибә тупларга кирәк, –  дип сүзен дәвам итте якташым. – Урта мәктәптә белем алып чыкканчы, миңа туган төбәгем Көектә укырга һәм  күрше Кызыл Мишә, Тимершык авылларында урнашкан мәктәпләргә илткән сукмакларны байтак  таптарга туры килде. Белемгә  омтылыш зур булды, кулдан китап төшмәде, фәннәрне дә татарча укыдым. Югары белем алгач та, күңел гел туган якка, шушы мохиткә тартты. Мөгаллим булып эшли башлаганның беренче айларында ук, моннан сигез ел элек, бер төркем балалар белән  Казандагы IT-лицеена  роботлар ярышына  киттек. Анда мин аларның бу шөгыль  белән кызыксынуын күреп, күңелләрендә нинди хисләр барлыгын тоеп кайттым. Шуннан үземдә  кызыксыну артты, шушы өлкәгә кагылышлы китаплар җыйдым, үзлегемнән өйрәндем, белгәннәремне шәкертләремә өйрәттем.
 Икенче елны Фидан әфәнденең алты укучысы Робототехника буенча Россиякүләм олимпиаданың республика этабына кадәр килеп җиткән һәм арасыннан икесе беренче баскычка кадәр күтәрелгән. Дөрес, робототехника буенча Татарстан данын яклап чыгыш ясаганда, дүртенче урынга ризалашырга туры килгән аларга. Монысы да – зур казаныш, бу бәйгеләр егетләргә алга таба барырга этәргеч биргән. Шуннан соң алар егермедән артык ярышта катнашкан. Балалар ярышта җиңгәннәр, Мактау кәгазьләре алганнар дип әйтергә яратабыз, чынлыкта шул үргә җитәр өчен никадәр хезмәт, тир түгелгәнлеген онытып җибәрәбез.        
  –  Остаз буларак,  үземә дә берничә тапкыр Иннополиска барып, белем һәм тәҗрибә эстәп кайтырга насыйп булды. Әле дә алар белән даими элемтәдә торам. Роботны җыю авыр түгел, әмма аны компьютерда  программалаштыруга күп әзерлек кирәк, меңләгән формулалар, графиклар файдаланыла. Районыбыздагы 3 мәктәптә 8 нче сыйныф укучылары дәрестән соң «Ясалма интеллект нигезләре» дип аталган программа буенча  максатчан шөгыльләнә башлады. Ел ахырына кадәр алар  программалаштыру серләрен өйрәнеп бетерергә тиеш һәм моның соңгы нәтиҗәсе дә куандырмый калмас-
тыр дип өметләнәбез, – ди Фидан Миннехәт улы. – Сабадагы  аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче интернат-мәктәбендә оештырылган фәнни лагерьда укучылар веб-эшләнмәләре серләренә өйрәнделәр, IT-өлкәсендә бизнес проектлар эшләделәр, интернет-проектлар өлкәсендә белем дәрәҗәләрен күтәрделәр. Ике укучыбыз «Паскаль» һәм «Java»да эшли белгән HTML һәм CSS телләрендә дә сайт ясауга алындылар. Районның төрле мәктәпләреннән җыелган 6–11 нче сыйныф укучылары белән «ICL Сис-
темалы технологияләр» компаниясе белгечләре шөгыльләнде.  Шуңа да гимназиябезнең  «2022 елның иң яхшы санлы мәктәбе» исеменә лаек булуы күп нәрсә турында сөйлидер кебек.
   – Сезнең уңышларга үзем дә куанып утырам,  роботлар белән мавыккан баланың, әлбәттә, «телефонда утырырга» да вакыты калмас, ул роботлар дөньясында  яши торгандыр, – дим әңгәмәдәшемә. –Үзегезнең гаиләдә боларга караш нинди?
   –  Бүгенге көндә гаджетлар аша, телефон булсынмы ул, ноутбукмы,  үзебезгә бик күп мәгълүмат алабыз. Балалар да аның белән эшли белергә тиеш. Әмма дә кайбер ата-
аналар  моны аңлап та, белеп тә бетермиләр кебек. Улларын-кызларын телефон, компьютер белән эшләүдән катгый тыючылар да бар. Балаларны бакчадан алып  мәктәпне тәмамлаганга кадәр  күз уңында тотарга кирәк, анысы,  әмма болай катгый «запрет» һич ярамый дип исәплим.
 Үзебезнең балаларга килгәндә, олы улыбыз  Инсаф 4 нче сыйныфта укый, телефонына Family Link махсус программа урнаштырылган, ул билгеле бер чикләүләр куя.  Аңа  бер-бер ярым сәгать чамасы кулланырга рөхсәт итәбез. Дәрестә түбәнрәк билге алып кайтса, анысын да киметәбез әле.  Әнисе янында китапханәдә китап укырга да  вакыты кала, ул яшьтәшләре белән анда бергә еш була. Гомумән, Сабада мәктәп укучылары арасында китап уку бик яхшы оештырылган. Икенче улыбыз  Раянга 3 яшь кенә әле, аңа телефон бирмәскә тырышабыз, бу гадәткә ияләшмәсен, дибез. 
 Үзебезнең җирлектәге эшчәнлегебездән чыгып, шуны шатланып әйтә алам,  безнең мәктәп балаларының кулында телефон булса да, алар аны файдалы, кирәкле максатларда кулланалар. Мәктәптә без аларны ата-аналарның рөхсәте белән аерым күзәтү астына алдык. Ул яктан безнең күңел тыныч.

Альберт Сабир


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ