Логотип Магариф уку
Цитата:

Тиздән татар теленнән диктант язачакбыз

27 нче октябрьдә Россия төбәкләрендә «Татарча диктант» акциясе узачак. Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырыла, ә хатасыз язучыларга аерым бүләкләр биреләчәк. Бу  хакта Бөтендөнья татар конгессы...

27 нче октябрьдә Россия төбәкләрендә «Татарча диктант» акциясе узачак. Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырыла, ә хатасыз язучыларга аерым бүләкләр биреләчәк. Бу  хакта Бөтендөнья татар конгессы матбугат хезмәте хәбәр итә. 


Фото: tatar-congress.org Фото: tatar-congress.org

Республикада «Татарча диктант» акциясе 2016 елдан алып оештырыла. Узган елда чарада Россиянең 20 төбәгеннән һәм 10 чит илдән ике меңнән артык кеше катнашты. Акциянең максаты — татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү.


Проектның оештыручылары һәм партнерлары: Татарстан Республикасы яшьләр министрлыгы, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм «Каюм Насыйри институты» фәнни-белем үзәге.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ