Логотип Магариф уку
Цитата:

Тормыш көчлеләрне ярата

(Һ.Такташның «Мокамай» әсәре буенча 7 нче сыйныфта әдәбият дәресе)  Флёра ЯРУЛЛИНА, Чүпрәле районы Иске Чүпрәледәге 1 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укы...

(Һ.Такташның «Мокамай» әсәре буенча 7 нче сыйныфта әдәбият дәресе) 
Флёра ЯРУЛЛИНА,
Чүпрәле районы Иске Чүпрәледәге 1 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
– Һ.Такташның «Мокамай» әсәрен укып, тәнкыйди фикерләү нигезендә поэманы анализлау, укучыларның фикерләвен, сөйләм телен үстерү;
– укучыларда уңай сыйфатлар тәрбияләү; тормышта үз урыныңны табарга, көчле булырга өндәү.
Кулланылган технология: тәнкыйди фикерләү технологиясе.
Җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектор, презентация, кәгазь битләре, маркерлар.
Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше


Укытучы. Исәнмесез, хөрмәтле укучылар! Туган телебезнең байлыкларын, матур әдәбиятын өйрәнү дәресен башлыйбыз. Бүгенге дәрес кызыклы һәм бик файдалы булачак. Кем шулай уйлый, күңелле смайлик күрсәтә. Ә моның өчен сезгә нишләргә кирәк?
Укучылар. Дәрестә бик актив  эшләү кирәк.

  1. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру


1 нче слайд (рәсемдә ике малай: берсе яткан, икенчесе – баскычның югары өлешендә).
Укытучы. Укучылар, сезнеңчә, бу рәсем нәрсә турында сөйли? Шушы рәсемгә карагач, үзегездә туган фикерләрне таблицаның «Беләм» дигән беренче баганасына язып куябыз. «Беләчәкмен» дигән 2 нче баганасына да үз фикерләрегезне язып куярсыз.













БеләмБеләчәкменБелдем
Рәсемдә 2 малай (кеше). Берсе баскычның иң өстәге басмасында, ә икенчесе менә алмаган, аста ята. Минемчә, бу рәсем югарыга менәргә омтылган кеше һәм, киресенчә, тормышта үз урынын таба алмаган кешеләр турында сөйли.Тормышта ничек үз урыныңны табарга, ничек югалып калмаска кирәклеге турында яки шуңа охшашлы башка фикерләр. 

 
Укытучы. Ә хәзер сез рәсемгә карап нәрсә белдегез, шул фикерләрне укып чыгыгыз. (Укып чыгалар.) Димәк, бу рәсем аша без ике герой турында сүз барачагын, аларның берсе – югарыга, икенчесе түбәндә калганын белдек. Сүз кайсы әсәр турында барыр?
Укучылар. Һади Такташның «Мокамай» әсәре хакында.
Укытучы. Әйе, бу рәсем Һ.Такташ әсәренә карата. Димәк, дәресебезнең темасы «Тормыш көчлеләрне ярата» дип аталыр. («Мокамай» әсәреннән өзек укыла.) (2 нче слайд) 
III. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү
Төркемнәрдә эш
(«Мокамай» әсәрен дүрт өлешкә бүлү. Төркемнәргә өләшү. Төркемдә – дүртәр укучы. Һәр укучы бер кисәкне ала, укый. Төркемдә һәрбер укучы үз кисәген укый һәм эчтәлеген башкаларга сөйли. Шулай төркемдәгеләр тулы эчтәлек белән танышалар.)  (3 – 6 нчы слайдлар)
Укытучы. Ә хәзер, укучылар,  төркемнәрдә  ромашка таҗларындагы сорауларга җавап бирәсез.
1 нче  укучыга сораулар (1 нче кисәк буенча) :
– Әсәрнең геройлары кемнәр? (Лирик герой һәм Мокамай.) 
– Ике герой бер- берсеннән ничек аерыла? (Берсе – сары чәчле, берсе –кара.)
– Нинди хисләр бирелә? (Туган якка мәхәббәт хисе.)
– Бу кисәктәге төп фикер? (Лирик герой югарыга менде, ә Мокамай калды, югалды.)
2 нче  укучыга сораулар (2 нче кисәк буенча):
– Ни өчен геройлар тал чыбыгы ашаган? (Чөнки балачакта шаярганнар.)
– Мокамайны һәлакәткә нәрсә китерә? (Шушы шаярулары, көчсез булып калуы.)
Лирик герой нинди хисләр кичерә? (Үкенү, борчылу хисләре.)
3 нче укучыга сораулар (3 нче кисәк буенча):
Лирик герой үткәннәрен нәрсә белән чагыштыра? (Авыр әкият белән.)
– Ул нәрсәгә ант итә? (Дустын карак итеп сөйләмәс.)
– Нинди хисләр бирелә? (Борчылу, үкенү хисләре.)
– Бу кисәктә төп фикер кайсы юлларда? (Мокамай тормышын чабатадай матур үрмәгән.)
4 нче  укучыга сораулар (4 нче кисәк буенча):
Мокамайның тормышы ни өчен авыр әкият белән чагыштырыла? (Тормышын матур эшләр белән бизәп китмәгән.)
– Адашуының сәбәпләре нәрсәдә? (Тормыш баткагыннан ялгыз чыгу мөмкин түгелен белмәгән.)
– Лирик герой дустының бу адымына нинди мөнәсәбәттә? (Беркайчан да усал итеп сөйләмәс.)
– Бу кисәктә төп фикер кайсы юлларда бирелә? (Мокамай яхшы күңелле, ләкин сыйнфый бөлгенлектән чыгу юлын белмәгән.)

  1. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү


(7 нче слайд. Фишбоун схемасы.)
«Фишбоун» сүзе инглиз теленнән (fish – балык, bone – сөяк) балык кылчыгы дип тәрҗемә ителә. «Балык скелеты» конкрет ситуациядәге бәйләнешләрне, сәбәпләрне һәм нәтиҗәләрне схема рәвешендә күрсәтүдән гыйбарәт. Алымның нигезендә балык кылчыгы формасында төзелгән диаграмма ята. Ул дүрт өлештән тора. Балыкның башы – проблема яки тема, өстәге кабыргалары – теманың төп төшенчәләре, астагы кабыргалар – шул төшенчәләрнең асылын раслаучы фактлар. Койрыгы – нәтиҗә. Әлеге алым анализлау объекты белән аңа тәэсир итүче факторлар арасындагы бәйләнешне табарга, мәгълүматны аңлап, проблемасын таба белергә һәм аны чишәргә ярдәм итә.)
Ике төркемгә кәгазьләрдә ясалган Фишбоун схемасы тәкъдим ителә.
Укытучы. Ә хәзер ике геройга карата Фишбоун ярдәмендә нәтиҗә чыгарабыз. (1 нче төркемдәгеләр Мокамайга карата, ә икенче төркемдәгеләр лирик геройга карата төзи.)
Укытучы. Балыкның башына Мокамайга хас сүзләрне язабыз: «Ә син меналмадың... калдың, югалдың...» Өске яктагы кылчыкларга проблеманың сәбәпләрен язабыз. Аскы яктагы кылчыкларга шул сәбәпне булдырган факторларны язабыз. Койрыкта нәтиҗә чыгарабыз.
2 нче төркемдәге укучылар лирик геройга карата төзиләр. Лирик геройга хас сүзләр балык башына языла: «Менгән саен җирнең матурлыгын, яктылыгын күбрәк күралдым».
Ә хәзер төркемнәрдә бергәләп эшлибез. (Вакыт бирелә. Һәр төркем эшли. Язып бетергәч, укучылар проблеманы, аның сәбәпләрен әйтәләр һәм нәтиҗә чыгаралар. Эшләр тикшерелә. Һәрбер төркемнән бер укучы җавап бирә. Нәтиҗә ясала. Җаваплар тикшерелә, чагыштырыла.)
(8 нче слайд. Мокамай.)
Проблема. Ә син меналмадың... Калдың, югалдың...
Сәбәпләр: чор, җәмгыятьтәге гаделсезлекләр, ялгызлык, көчсезлек, ихтыяр көче булмау, башка чара таба алмау.
Факторлар: ачлык, ярлылык, сыйнфый бөлгенлек, урлауда гаепләнүне күтәрә алмау, үз-үзенә кул салу.
Нәтиҗә: бәхетсез язмыш: үз-үзенә кул салу.
(9 нчы слайд. Лирик герой.)
Проблема. Менгән саен җирнең матурлыгын, яктылыгын күбрәк күралдым. 
Сәбәпләр: шат күңелле, шаян, туган ягына, дустына мәхәббәт, шук, максатчан, кыю, тәвәккәл.
Фактлар: хыялын тормышка ашырган, белемле, әкиятнең соңгы битләрен мәңге онытылмаслык эшләр белән бизәп киткән.
Нәтиҗә: максатчан, белемле, кыю, тырыш, эшчән, тәвәккәл кешеләр тормышта үз урынын табалар, хыялларын тормышка ашыралар.
Укытучы. Безгә кайсы герой язмышы ошый? 
Укучылар. Лирик герой язмышы.

  1. Яңа белемнәрне ныгыту


Укытучы. Тормышта үзеңнең максатларыңа ирешү өчен нинди булырга кирәклеге турында бик күп мәкальләр һәм әйтемнәр бар. (10 нчы слайд)
Кыюлык – ярты бәхет.
Кыенлыкта күренә кыюлык.
Билгесез эштә тәвәккәллек коткара.
Ир-егетнең юлдашы – тәвәккәллек.
Укытучы. Әлбәттә, хәзерге  тормышта да һәрбер кеше югарыга омтыла, бәхетле булырга хыяллана. Америка профессорлары Дэвид Майерс һәм Эд Динер тормышта бәхетле булуның формуласын язганнар. (11 нче слайд)

  1. Үз-үзеңне ихтирам итәргә. Андыйлар үзләренең башкалар өчен яхшы кәеф чыганагы, интеллигентлы һәм әдәпле булуларына ышана.

  2. Үз-үзеңне контрольдә тота алу. Андый кешеләр үзләрендә теләсә нинди проблеманы хәл итәрлек көч барлыгын тоеп яши, алар яхшы укыйлар һәм эшлиләр, стрессларга бирешмиләр.

  3. Тормышка өмет белән карарга (оптимист булырга) кирәк.Уңышка ышанган кешегә бәхет үзе юлдаш була.

  4. Бәхетле кешеләр, тиз аралашучан, аларның дуслары күп була.


Укытучы. Бүгенге дәресне танылган язучы Фәнис Яруллин сүзләре белән тәмамлыйсы килә: «Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиренә төш. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала. Түземлеләр генә бәхеткә лаек». 

  1. VI. Рефлексия


Укытучы. Дәрес башында сез таблицага «Беләм», «Беләчәкмен» графаларына үз фикерләрегезне язган идегез. Ә хәзер «Белдем» графасына фикерләребезне өстибез. Бу дәрестә сез нәрсә белүегез хакында язасыз. (Укучылар язалар һәм укыйлар.)
VII. Йомгаклау
Укытучы. Укучылар, мин сезнең һәрвакытта да акыллы, кыю, көчле булуыгызны, киләчәк тормышыгызда бәхет телим.
VIII. Өй эше
«Минем киләчәк тормышым» темасына кечкенә инша язарга.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ