Логотип Магариф уку
Цитата:

Төсле кәбестә белән аш

Кирәкле әйберләр: 2 литр су 500 г бәрәңге 1 суган 1 кишер 200 г төсле кәбестә 100 г шампиньон 100 г каймаклы эретелгән сыр 1 аш кашыгы атланмай 1 аш кашыгы үсемлек мае тоз борычӘзерләү:Тозл...

Кирәкле әйберләр:

  • 2 литр су

  • 500 г бәрәңге

  • 1 суган

  • 1 кишер

  • 200 г төсле кәбестә

  • 100 г шампиньон

  • 100 г каймаклы эретелгән сыр

  • 1 аш кашыгы атланмай

  • 1 аш кашыгы үсемлек мае

  • тоз

  • борыч


Әзерләү:
Тозлы суы кайнап чыккан кәстрүлгә башта чистартылган һәм вак итеп шакмаклап туралган бәрәңгене салабыз.
Суганны – шакмаклап, кишерне – озынча итеп, гөмбәне пластинкалап турыйбыз, кәбестәнең укмаш чәчәкләрен да әзрәк ваклыйбыз да атланмай эреткән табага озатабыз. Аз гына кызарганчы тотабыз.
Шул вакытта әзер бәрәңгене бераз изәбез, ә сырны шакмаклап турыйбыз.
Яшелчәләрне бәрәңге янына салабыз, кайнар хәлгә җиткәч, сыр өстибез.
Тыныч утта сырның эрегәнен көтәбез. Тәменә карап, тоз һәм борыч өстибез. Уттан алып, 15-20 минут торганнан соң, тәлинкәләргә бүләбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ