ТР Мәгариф министры урынбасары: «Олимпиадаларга гадел командалар оештыруыгызны сорыйбыз»
Кичә ТР Мәгариф министрлыгында милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, район мәгариф бүлекләре идарәләре башлыклары урынбасарлары, туган тел укытучыларының район методик берләшмәләре җитәкчеләре...
Кичә ТР Мәгариф министрлыгында милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, район мәгариф бүлекләре идарәләре башлыклары урынбасарлары, туган тел укытучыларының район методик берләшмәләре җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәдә министр урынбасары Минзәлия Закирова , «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева, ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинова , Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы доценты Рәмилә Сәгъдиева, һәм башка фән белгечләре катнашты.
Министр урынбасары үз чыгышында укытучыларга республика олимпидаларында катнашу өчен дөрес һәм гадел командалар оештырып җибәрүләре турында ассызыклады. Бүгенге көндә барлык олимпиадалар да элеккеге форматта узачак дип белдерде ул. Шулай ук якын киләчәктә көтелгән «Иң яхшы татар теле укытучысы-2022» , Туган тел укытучыларының мастер-класс, «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгеләренең үзенчәлекләре, таләпләре белән таныштырып, барлык укытучыларны актив катнашырга чакырды.

Комментарийлар