Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тукай әкиятләре дөньясында» бәйгесе

Балалар бакчасына йөрүче нәниләр һәм мәктәп укучылары арасында оештырылучы «Тукай әкиятләре дөньясында» бәйгесенә эшләр кабул итү тәмам.Конкурс гыйнвар аенда игълан ителгән иде. Өч ай эчендә редакцияб...

Балалар бакчасына йөрүче нәниләр һәм мәктәп укучылары арасында оештырылучы «Тукай әкиятләре дөньясында» бәйгесенә эшләр кабул итү тәмам.
Конкурс гыйнвар аенда игълан ителгән иде. Өч ай эчендә редакциябезгә Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 100гә якын рәсем һәм кул эшләнмәләре килеп иреште. Бәйгенең нигезләмәсендә күрсәтелгәнчә, эшләр татар шагыйре Габдулла Тукайның әкиятләренә багышланган булырга тиеш иде. Безнең нәни катнашучыларыбыз рәсем һәм кул эшләнмәләрендә «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык» әкиятләре геройларын сурәтләгән.
Эшләрнең кечкенә генә бер өлеше белән танышып  китә аласыз!



«Тукай әкиятләре дөньясында» бәйгесенә нәтиҗә 27 апрель көнендә ясалачак. Катнашучыларга уңышлар теләп калабыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ