Тукай музее «Карга боткасына» чакыра

Г. Тукай әдәби музее 22 һәм 29 март көннәрендә мәктәп укучыларын, студентларны һәм балалы гаиләләрне «Карга боткасы» бәйрәменә чакыра. Килгән кунакларны музей буенча мини-экскурсия,  экспозиция заллары буенча квест (дөрес җавап бирүчеләргә ярма салынган кечкенә капчыклар бирелә), музей ишегалдында театральләштерелгән интерактив тамаша һәм казанда пешкән ботка белән сыйлану көтә.

Элемтә өчен телефоннар: +78435908667, +79274406462

Фәния Лотфуллина

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.