Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай варислары Тукай музеенда җыела

2022 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар 31 мартта Казандагы Тукай әдәби музеена очрашуга чакыра.  Алар үзләре иҗат иткән әдәби әсәрләреннән өзекләр укыячак, тамашачы ала...

2022 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар 31 мартта Казандагы Тукай әдәби музеена очрашуга чакыра.  Алар үзләре иҗат иткән әдәби әсәрләреннән өзекләр укыячак, тамашачы алар  белән дустанә аралаша алачак. 
 
2022 елда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Татарстан Республикасының төп бүләгенә 19 кандидат дәгъва кыла. Алар арасында Флера Гыйззәтуллина («Яңа дәверләрдә» һәм «Вөҗдан үре – йөрәк түре» китаплары); Ләбиб Лерон («Җил көймәсе» һәм «Әкиятче малай»); Марат Кәбиров («Бердәнбер һәм кабатланмас» һәм «Китап»); Рашат Низамиев («Яшен учларында», «Татар композиторлары йолдызлыгы»); Йолдыз Шәрәпова  («Китаплы кич», «Каен алмасы», «Колаклы коймаклар»);  Николай Алешков («Тормышым минем...», «Ерак болыннар», «Минем поэмаларым», «Причастие» ) тәрҗемә һәм әсәрләр циклы китаплары белән катнаша.
Олы бүләккә өмет баглаучылар арасында А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының иҗат төркеменнән, спектакльләрне сәхнәләштерүче һәм рольләрне башкаручы актерлар Фаил Ибраһимов, Рафил Сәгъдуллин, Равил Сабыр; Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрыннан Шамил Идиатуллин, Олег Кинзягулов, Гүзәл Әхмәтгәрәева; Әлмәт татар дәүләт драма театрының иҗат төркеменнән Мәдинә Гайнуллина, Диләрә Ибәтуллина, Олжас Жанайдаров; «Әлиф» иҗат берләшмәсеннән Туфан Имаметдинов, Нурбәк Батулла, Эльмир Низамов, Марсель Нуриев бар.
Архитектура, фәнни тикшеренү һәм  сәнгатьнең башка өлкәләрендә эшләүче авторлар Анатолий Егоров, Кадим Замитов, Илһам Байтирәк, Риф Гатауллин, Фаяз Хуҗин, Раилә Гарипова, Рифхат Якупов, Елена Алексеева,  Фирдәвес Ханов  шулай ук Габдулла Тукай бүләгенә дәгъва кыла.
Әлбәттә, Тукай әдәби музеена аларның барысы да килә алмас, әмма очрашу һичшиксез кызыклы булачак.
          Альберт ЗАҺИРОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ