Логотип Магариф уку
Цитата:

Тыйнак галим, милләтпәрвәр зат иде

Бүген  башкалабыздагы «Казан нуры» мәчетендә галим, журналист, мөхәррир Мәгъсүм улы Рәшит Кадыйровны соңгы юлга озаттылар. Җеназа намазына заманында аның белән бергә КДУда, Татар энциклопедиясе и...

Бүген  башкалабыздагы «Казан нуры» мәчетендә галим, журналист, мөхәррир Мәгъсүм улы Рәшит Кадыйровны соңгы юлга озаттылар. Җеназа намазына заманында аның белән бергә КДУда, Татар энциклопедиясе институтында, Татарстан китап нәшриятында, «Заман-Татарстан» газетасында, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында бергә эшләгән хезмәттәшләре килде.
 Рәшит 17 апрельдә генә 67 яшен тутырган иде. Хатыны Римма ханым сөйләве буенча, мәрхүм ике тапкыр химия терапиясе алган булган (онкология дип укыгыз), менә өченчесен көткәндә, кичә китеп барган. Мәрхүмнең газиз хатыны, үзе кебек тырыш, булдыклы, өрлектәй ике улы (Сәет һәм Сабит), том-том җыеп бастырырлык хезмәтләре калды. Рәшит кардәшебезне олуг галимебез Миркасыйм Госмановның бер шәкерте иде дип әйтсәк тә хата булмас.
 Озату мәрасименә килгән фикердәше, КДУдагы тарих-филология факультетының тарих бүлегендә (420 нче төркем),   М. Госманов җитәкчелегендәге Татарстан тарихы төркемчәсендә  бергә укыган шәриктәше, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин: «Аларның йорты безнең тулай торакка якын гына иде. Шуңа бүлмәбезгә еш килеп йөрде. Без, егетләр, үзебез дә аларның өендә еш кунак булдык. Аның әти-әнисе безне үз балаларыдай якын күрде, килгән саен ниндидер тәмле ризык пешереп сыйларга тырышты. Рәшит яхшы дус, бик тыйнак галим иде. Бик кызганыч, иртәрәк китте. Әле аның язасы хезмәтләре бар иде», – дип хатыны Риммага, балаларына сабырлык теләде.  

- Рәфыйк белән бер бүлмәдә яшәгәнгә, миңа да Рәшит белән еш аралашу насыйп булды. Аның иске генә магнитофоны еш кына бездә «кунды». Көнбатыш композиторларының, җырчыларының яңа әсәрләре белән ул безне даими таныштырып барды. Рәшит төрле яктан талантлы шәхес иде. Үзем каллиграф, нәкъкаш булганга, аның бу осталыгына тукталмый булдыра алмыйм. Бервакыт ул Рәфыйкка шәмаил – «Аятел көрси» бүләк итте. Бүлмәдәшебез аны карават башына элеп куйды. Мин аны өч-дүрт тапкыр күчереп яздым. Чөнки сораучылар булды. Ул искиткеч матур сульс өслүбендә язылган иде. Дустыбыз милли тарих белән бик кызыксына, күп укый, күп сөйли, безне дә уйланырга мәҗбүр итүче, халкыбызның киләчәге булсын дип тырышучы бер милләтче булды. Ул Сәйф Сараиның Хатыйп ага Госман белән Зәйнәп Максудова редакцияләгән «Гөлстан бит төрки» әсәрен бик матур итеп, энҗе кебек гарәп хәрефләре белән язып бирде. Мин аны бүген кадерле бер ядкяр итеп саклыйм. Аның шушындый башка хезмәтләре дә бар. Рәшит гаҗәеп тыйнак иде. Күргәзмәләрдә катнашырлык, үзенекен оештырырлык мөмкинлеге булса да,  шушы тыйнаклыгы аркасында, ул гыйльми тикшеренүләр, редакцияләү, тәрҗемә итү белән генә шөгыльләнде. Мактанырлык сыйфатлары күп булса да, тәкәбберлек аңа ят булды. Ул чын кеше, яхшы дус була белде. Татар милләтенә күп хезмәтләр калдырган шәхес дип әле аны искә алачаклар, – дип зурлады мәрхүмне танылган шәмаилләр остасы, Тукай бүләге иясе Нәҗип Нәккаш.
- Иң аянычы – чордашлар, яшьтәшләр китә. Рәшит – халкыбыз тарихында тирән эз калдырган кеше. Мин аны студент чактан хәтерлим: бөдрә чәчле, чибәр, бик үзенчәлекле фикер йөртә торган егет! Без аның белән Миркасыйм абый канаты астында үстек, тыгыз аралаштык. Пугачёв документлары җыентыгын әзерләгәндә, Рәшит белән бергә, иңне-иңгә куеп эшләдек. Аның язуы  гаҗәеп матур  иде. Аз сүзле, чәчрәп чыкмый, шул ук вакытта ихтыяр көче аны башкалардан аерып торды, – дип, хатирәләргә бирелде үз чиратында Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев.
   Җеназа намазын «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт укыды. Мәрхүмне Биектау районындагы Киндери зиратында гүргә иңдерделәр. Караңгы гүрең – якты, урының җәннәттә булсын, адаш!
 
Рәшит МИНҺАҖ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ