Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Табын интернат мәктәбенең изге заты

Р.Фәхреддиннең: «Алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар. һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар», – дигән сүзләре белән мин тулысынча килешәм. Мен...

Р.Фәхреддиннең: «Алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар. һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар», – дигән сүзләре белән мин тулысынча килешәм. Менә шундый укытучыларның берсе – Илсөя Нәсыйх кызы Шәрипова турында булыр бу язмам.
Тугаш авылының иң эшчән, тырыш, тәрбияле гаиләсенең берсе булган Нәсыйх абый белән Гиния апа гаиләсендә үсә ул.Укытучыга карата зур хөрмәт тәрбияләнә бу гаиләдә. Дүрт абый-апасы укытучы һөнәрен сайлый. Илсөя дә шушы юлдан китә. Соңрак кечкенә сеңелләре дә алар артыннан юнәлә.
Илсөя Нәсыйх кызы хезмәт юлын Югары Табын урта мәктәбендә башлап җибәрә. Шушы мәктәптә 25 ел эшләү дәверендә бик күп егет-кызларга белем биргән, җәмгыятьтә үз урыннарын табарга юл күрсәткән, матур гаилә корып бәхетле яшәргә өйрәткән. Укучылары белән әле дә элемтәдә тора, 15 – 16 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучылары өчен һаман да «безнең апа» ул...

Укытучы – дөньяны танып белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче остаз, газизләрдән газиз әниләр белән бер үк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Шулай ук балаларның нечкә күңеленә саклык белән генә кагылучы, аларга хаклык энҗеләрен тезүче оста киңәшче-психолог та, тормыш барышында юл күрсәтүче маяк та. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын интернат мәктәбенең I квалификация категорияле укытучы-дефектологы Илсөя Нәсыйх кызы Шәриповага хас сыйфатлар болар. 2016 елда язмыш юллары аны шушында китерә.
Бу төр мәктәптә эшләүнең авырлыгын шунда хезмәт куючылар гына аңлый, бәяли ала. Укытучы, сыйныф җитәкчесе - атна буена шунда торып белем алган балалар өчен кайгыртучан әни дә, сердәш апа да. Бу балалар белән эшләр өчен искиткеч сабырлык, төрле фәнне укытырлык тирән белем, бала күңелен аңлаучы олы йөрәкле булу сорала.
Әйе, беренче вакытларда бик авыр була. Көн саен 30 – 35 чакрым ераклыктагы авылларга барып, авыру балаларга дәрес бирергә, аларның әти-әниләре белән уртак тел табарга, «гаилә психологы» да булырга туры килә аңа. Кышын – карлы-буранлы, яз көз – саз-баткаклы юлларда машина белән батып калуларын, булган гыйбрәтле хәлләрне кызык итеп искә ала ул. тик мөгаллим сынауларда сынмыйча алга бара. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны индивидуаль программа нигезендә өйләрендә укытса да, Илсөя Нәсыйх кызы аларны укырга-язарга, санарга гына түгел, ә тормышта кирәкле кул эшләренә дә өйрәтә. Укучылары белән сәйләннән эшләнгән, теккән, бәйләгән әйберләре белән төрле күргәзмәләрдә, конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Бу уңышларга укучылардан бигрәк, аларның әти-әниләре сөенә.
Компетентлы педагог, хезмәттәшләре арасында хөрмәткә лаеклы мөгаллим, 2019 елдан мәктәп-интернатка башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп күчерелә. Үз фәнен тирәнтен белә, семинар, киңәшмәләрдә үз тәҗрибәсе белән теләп уртаклаша. Район, республикакүләм үткәрелә торган конкурсларда проект эшләре, фәнни-тикшеренү эшләре белән катнашып, дәрәҗәле урыннар ала. Шәкертләре сәнгатьле сөйләм, кул эшләре, рәсем конкурсларында район һәм республикакүләм «Туган телем – серле тел», «Татарстан талантлары», «Бәхетле балачак», «Җәлил укулары», «Без бергә» һәм башка конкурсларда призлы урыннар яулый. Укучыларының язмалары районыбызның «Авыл утлары», Чаллыда нәшер ителүче «Көмеш кыңгырау» гәзеталарын да урын алды.
Илсөя Нәсыйховна – үзе дә иҗади кеше. Аның катнашыннан башка бер генә чара, конкурс та үтмидер, дисәм ялгышмам. Ул – Мөслим үзәгендә узган «Каз канаты» чарасында да, Сарман районында узган республикакүләм «Иҗади шәхес» бәйгесендә дә, күренекле әдипләребезгә багышланган төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә дә, «Ел укытучысы» конкурсында да чыгыш ясаучы һәм һәрвакыт җиңү яулаучы мөгаллим.
Әйе, еллар узган... 32 еллык педагогик стажы дәверендә күпме чыгарылыш укучыларын зур юлга озаткан остаз бүген дә үзенең укучылары, аларның тормышта үз урыннарын табулары белән кызыксынып тора, уңышларына сөенә, кайгыларына көенә. Нинди генә вакытлары булса да, аларга ярдәм кулы суза, киңәшләре, акыллы, җылы сүзләре белән ярдәм итә.
Укытучы булу бүген җиңел түгел: һәрдаим укырга, белем күтәрергә, эзләнергә, мәктәп тормышы белән кайнарга һәм шул ук вакытта  гаилә учагын да сакларга, үз балаларыңны да тәрбияләргә кирәк. Кадерләп яшәүче тормыш иптәше Маис абый, берсеннән-берсе акыллы уллары Илшат белән Булат, кызы Миләүшә – аңа ныклы терәк. Төп йортта 24 ел килен булып яшәп, әти-әниләренең хәер-фатихасын алган, күпләргә үрнәк булырлык сабыр, олы йөрәкле хатын-кыз да ул!
Язмам герое – Илсөя Нәсыйх кызы Шәрипованы якынлашып килүче юбилее белән тәбрикләп, хезмәтеннән тәм һәм ямь табып, яңа идеяләр, максатлар белән янып яшәвен теләп калам. Бар гомерегезне, көчегезне балалар өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегегез, ихласлыгыгыз, ягымлылыгыз белән хезмәттәшләрегезнең, әти-әниләрнең күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат-көләч йөзле, зәвыклы, изге күңелле ханым булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!
Дамирә ГЫЙЛӘҖИЕВА,

Мөслим районы Түбән Табын интернат мәктәбе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ