Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң олысы – мәктәптә, иң нәние - бишектә

Даими укучыбыз Фәридә Сабирова «Гаилә һәм мәктәп»  журналына инде өченче ел язылуын әйтеп, редакция почтасына СМС – хәбәр язып салган. “Кызым Исламия, һәрбер сабый кебек, кечкенәдән рәсем ясарга яратт...

Даими укучыбыз Фәридә Сабирова «Гаилә һәм мәктәп»  журналына инде өченче ел язылуын әйтеп, редакция почтасына СМС – хәбәр язып салган. “Кызым Исламия, һәрбер сабый кебек, кечкенәдән рәсем ясарга яратты, - дип башлаган ул җылы эчтәлекле хәбәрен. - Биш яше тулып киткәч, ак кәгазь битләренә хәйран матур гына сурәтләр төшерә башлады. Моңа аны Яңа Савин районының Четаев урамына урнашкан 405нче балалар бакчасы тәрбиячеләре этәрде дип уйлыйм. Чөнки ул баштарак, өйгә кайткан керүгә, йотлыгып –йотлыгып бакчада ишеткән әкиятләрен әтисе Илшат белән миңа сөйли торган булып китте. Аннары шул әкият геройларының рәсемнәрен ясарга кереште. Шүрәле дә калмады, урман җәнлекләре аю белән бүре дә, хәтта агач ботагында сикереп йөргән тиен белән кошлар патшасы тукран да урын алды аның рәсемнәрендә. Көннәрдән бер көнне баламның рәсемнәрен балалар өчен чыгучы берәр журналга җибәреп карарга булдым...”
Безнең журналыбызга исеме бик тә якын, кадерле булганга күңеле төшкән Фәридәнең. Ачып, андагы язмалар белән танышкач, балалар рәсемнәренә дә күз төшергәч, «Гаилә һәм мәктәп»нең алар гаиләсе журналы булачагын күңеленә беркетеп куйган.
«Кызымның рәсемнәре журналның «Тукай әкиятләре дөньясында»,  «Минем Татарстаным», «Нефтьченең бер көне» исемле рубрикаларда басылып чыкты. Алай гына да түгел, журнал хезмәткәрләре моның өчен аны редакциягә чакырып, кыйммәтле бүләкләр белән дә зурладылар. Шундый игътибары өчен журналга бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Инде менә кызым Исламия 1нче сентябрьдән 155нче мәктәптә укый башлады. Озакламый ул яраткан журналыбызга мәктәп тормышы турындагы язмаларын да юллар, дип ышанам».
Исламия мәктәп яшенә җиткән арада, укучыбыз, яшь әни Фәридә Сабирова бәби табу йортыннан өйләренә тагын ике «фәрештә валчыгы» – Нурия белән Мәрьям исемле энҗе бөртегедәй ике кызчык алып кайтырга өлгергән. Нуриягә инде дүрт яшь тулып киткән, ә Мәрьямнең тууына ике генә ай икән әле. Без аларның да безнең журналыбыз укучылары булачагына нык ышанабыз. Сау-сәламәт, бәхетле булып үссеннәр!
Фотолар Сабировлар гаиләсе архивыннан

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ