Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучыларны уйларга, үз фикерләрен әйтергә өйрәтүче остаз

«Берничә айдан уңыш алыйм дисәң – иген чәч, ун елдан уңыш алыйм дисәң – агач утырт, гомерең  буе кадер-хөрмәттә яшим, Җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң – бала укыт!» дигән бер акыл иясе.Әйе, чы...

«Берничә айдан уңыш алыйм дисәң – иген чәч, ун елдан уңыш алыйм дисәң – агач утырт, гомерең  буе кадер-хөрмәттә яшим, Җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң – бала укыт!» дигән бер акыл иясе.
Әйе, чыннан да, укытучылар – якты эз калдырып, күңелләрдә балкып торучы йолдызлар алар. Бу җәһәттән, мәктәбебездәге 44 укытучының һәркайсы – шундый йолдыз. Шуларның берсе – гомеренең 41 елын яшь буынга физика фәне серләрен төшендерүгә багышлаган Таһир Фида улы Сәмигуллин.
Таһир мәктәптә укыган чакта ук, укытучы булырга  хыяллана башлаган. Ул VII – VIII сыйныфларда укыганда, мәктәбебезгә укытырга берьюлы унбишләп яшь укытучы кайта. Аларның кайберләре, яшь булуга карамастан, шулкадәрле оста итеп укыткан, белем ḥǝм тǝрбия биргǝн, аларга сокланып, Таһирныӊ да алар шикелле укытучы буласы, балаларга белем бирәсе килә башлаган.  
«Әгәр укытучы эшен яратуын укучыларны яратуы белән берләштерә алса, ул – заман укытучысы», – дип әйткән Л.Н.Толстой. Бу сүзләр хезмәттәшем Таһир Сәмигуллинның педагогик эшчәнлегенә тулысынча туры килә. Укучыларны хөрмәт итү, аларга да, үзеңә дә таләпчән булу – аның төп эш принцибы.

Таһир Фидаевич физика дәресләрен укытканда, укучыларны уйларга, үз фикерләрен әйттерергә тырыша. «Кемдер минемчә түгел, ә башкача фикерли икән, ул моның белән мине рәнҗетми, мине тулыландыра гына» , –дип әйткән Сент - Экзюпери. Чөнки фәкать уйланган, сорау биргән укучы гына иҗади шәхес булып формалаша ала. Шунлыктан һәр үткәргән дәресендә үз фәненә кызыксыну уятырга тырыша. Шуӊа күрǝ ул 41 ел укыту дǝверендǝ бик күп грамоталарга ия булды. «Мәгариф» журналы редакциясе оештырган «Авыл укытучысы-2019» Бөтенроссия конкурсында 2 нче урынны алуы да аның чын мәгънәсендә иҗади эшләүче, новатор укытучы булуын дәлилләде.
Таһир Фидаевич  «Мәгариф» журналының да – актив авторы. Ел саен аның берничә язмасы журнал битләрендә урын ала.   
Таһир Сәмигуллин укучыларда фәнни (интеллектуаль), иҗади эшчәнлеккә сәләтләрнең үсешен ачыклау ѳлкǝсендǝ дǝ зур эшлǝр башкарды; аныӊ укучылары муниципаль олимпиадаларда һәм конкурсларда ел саен ким дигәндә ѳчǝр призлы урын алып кайта.
Белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә, укыту һәм тәрбия методларын камилләштерүгә зур өлеш кертә, үз тәҗрибәсен ачык дәресләр аша мәктәп, муниципаль һәм республика дәрәҗәсендәге сыйныфтан тыш чаралар аша тарата, педсоветларда, мәктәп һәм район дәрәҗәсендәге методик берләшмә утырышларында чыгыш ясый. 2004 елдан бирле ул –Арча районындагы физика укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе.
Таһир Фидаевич – бик яхшы шахматчы да ǝле. Аныӊ соӊгы ун ел эчендǝ егермедǝн артык алган грамотасы гына бар. Мǝсǝлǝн, быел гына Пенсия фонды (Татарстан беренчелегенә оештырган онлайн шахмат турнирында Таһир Фидаевич 7 нче урынны алды, ǝ Арчада Пенсия фонды оештырган команда турнирында алар 3 нче урынны алдылар!

«Гомуми белем бирү оешмаларында шахматны укытуның методик нигезләре» дигән өстәмә һөнәри программасы буенча 36 сәгатьлек квалификация күтәрү курсларында Таһир Сәмигуллин күрсәткән шахмат стратегиясен һәм тактиканы өйрәнү методикасы буенча мастер-классын әле дә бик күпләр үзләренә өлге итеп саный.
Эльмира ӘХМӘТОВА,

Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе директоры урынбасары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ