Укытучыларны Венера Ганиева котлады

Туган тел һәм әдәбият укытучылары арасында оештырылучы «Ана теле» бөтенроссия мастер-класс конкурсында катнашучыларны Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева котлады. Җырчы мөгаллимнәргә карата хөрмәтен белдерде һәм якты теләкләрен җиткерде. 

— Кадерле укытучылар, сезне бик мөһим бәйгедә катнашуыгыз белән тәбрик итәм. Мин татар мәктәбендә укыдым, 10 класс тәмамладым. Моның өчен  әти-әниемә чиксез рәхмәтлемен. Туган телемдә сөйләшү, җырлау мине чын профессиональ җыр сәнгате юлына алып килде дә инде. Укытучылар буларак,  безнең кулыбызда зур байлык — балаларның керсез йөрәге. Нинди орлык чәчсәк — шундый уңыш җыеп алабыз. Сезнең уңышларыгыз рәхәтлек, бәхет китерсен, – диде җырчы.

Венера Ганиева Роберт Миңнуллин сүзләре, Резидә Ахиярова көенә язылган «Яратыгыз» җырын башкарды.

Айгөл ЮНЫСОВА

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *