Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыларны эштә нәрсә рухландыра?

Сораштырылганнарның яртысыннан артыгы балалар белән эшләргә теләгәнгә укытучы һөнәрен сайлаулары турында әйткәннәр. Өчтән аз гына күбрәк бу хакта балачактан ук хыялланганнар. Чиректән  артыгы, &n...

Сораштырылганнарның яртысыннан артыгы балалар белән эшләргә теләгәнгә укытучы һөнәрен сайлаулары турында әйткәннәр. Өчтән аз гына күбрәк бу хакта балачактан ук хыялланганнар. Чиректән  артыгы,  укытучыларыннан  үрнәк алып  һәм  предметны яратып, дип җавап биргән.
Сораштыруда катнашучыларның уннан бер өлеше мәктәпкә педагогик династияләрне дәвам итүчеләр буларак эләккән. Укытучыларны  укучыларның уңышлары һәм аларның укуга кызыксынулары  илһамландыра. Билгеләр түгел, ә нәкъ менә уңышлар. Билгеләр  сорауларга җавап бирүчеләрнең ике проценты өчен генә мөһим.Балаларның мәктәптәге  уңышлары –  педагоглар өчен  шатлык. Укытучыларның өчтән бере диярлек  үз укучылары мәктәп бусагасыннан чыгып киткәч тә ирешкән уңышлары белән кызыксынып торалар.
Шулай ук  педагогларны  эшләре белән укучыларда  уңышсызлыкларны җиңәргә ярдәм итү һәм олимпиадаларда һәм конкурсларда  ирешкән казанышлары  рухландыра, дип билгеләп үттеләр.

mon.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ