Логотип Магариф уку
Цитата:

Ульянда татар телен ничек укыталар?

«Татмедиа» АҖ делегациясе Ульян шәһәренең 28 нче мәктәбендә булды. Кунакларга  Габдулла Тукай һәм туган тел әһәмияте темасына багышланган ачык дәрес күрсәттеләр. Дәрес темасы - «Тел кешене дуслаштыра»...

«Татмедиа» АҖ делегациясе Ульян шәһәренең 28 нче мәктәбендә булды. Кунакларга  Габдулла Тукай һәм туган тел әһәмияте темасына багышланган ачык дәрес күрсәттеләр. Дәрес темасы - «Тел кешене дуслаштыра». Ульян шәһәрендә 112 мең татар яши. Дөньяда барлыгы 8 млн кеше татар телендә сөйләшә.

Әлеге мәктәптә 23 процент балалар татарлар. Яңа уку елына гаризалар кабул ителү башланды һәм бүгенге көнгә анда 15 бала татар телендә укуны сайлап та өлгергән. Уку йорты үзе шәһәрнең төньяк өлешендә урнашкан, монда татарлар  гаиләләре күп. Мәктәпнең директоры Әзгәт Әгзамович сүзләренчә татар теле укытучылары җитә. Чуваш телендә белем бирүче класслар ачу нияте дә булган, әмма бер генә баланың ата-анасы теләк белдергән.

Ел саен Татарстан мәгариф министрлыгы һәм Татар конгрессы аркылы дәреслекләр кайтарылуын да билгеләп узарга кирәк.

 
Фото: Сөмбел Таишева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ