Логотип Магариф уку
Цитата:

Үз балаңны чүплеккә?..

Хәерсез хәбәр тиз таралучан. Түбән Каманың Сөембикә урамындагы чүплекләрнең берсендә яңа туган бала табылу турындагысы да: “Ишеттегезме соң әле?..” дия-дия яшен тизлеге белән йөреп чыккандыр мөгаен......

Хәерсез хәбәр тиз таралучан. Түбән Каманың Сөембикә урамындагы чүплекләрнең берсендә яңа туган бала табылу турындагысы да: “Ишеттегезме соң әле?..” дия-дия яшен тизлеге белән йөреп чыккандыр мөгаен... Контейнер яныннан  узып баручы Евгений Хондорев бала тавышына сискәнеп китеп, серле капчыкны табып алмаган булса,  моның  ни белән бетәсе көн кебек ачык иде инде.  Ә ул “тере” капчыкны чишеп карауга ук коткару хезмәтенә, ашыгыч ярәм станциясенә  шалтыраткан. Сабый хәзерге вакытта хастаханәдә. Хәлен әлегә авыр дип бәяли табиблар.  2 кило 300 грамм авырлыкта җитлекмичә туган әлеге кыз бала белән киләчәктә ни булып бетәр? Анысы билгесез. Әлегә ул, тумас борын, яшәү өчен көрәшә. Ә “күке” ананың эзенә тиз төшкәннәр. Видеокүзәтү камерасы “булышкан”.    39 яшьлек хатын икән.  Моннан тыш та 18-14 яшьлек ике баласы бар - алары да әтиләре белән яши ди. Хокук саклау органнарының мәгълуматларына караганда, хатын балага узуга хатын-кызлар консультациясенә  учетка басмаган, алай гына да түгел, үзенең авырлы икәнен бөтенләй башкалардан яшергән. Билгеле инде, кылган җинаяте өчен  аңа хөкем каршында җавап тотарга, җәзасын алырга туры киләчәк.


Бу уңайдан нигәдер каршылыклы фикерләгә дучар ителгән “бәби-бокслыр”ны  түгел,  ә озак еллар чүп җыючы булып эшләү дәверендә  30 бала тәрбияләгән Лю Сяоин (Кытай)  атлы ханымның тарихы искә төште. Ул да балаларны чүп савытларыннан, юл буйларыннан таба торган булган. Иң беренче баланы 1972 елны тапкан. Иң соңгы балаларының берсен тапканда аңа инде 82 яшь була. Җитәр-җитмәс тормышта яшәгән ханымның дөнья кадәр балага “тормыш тәрәзәсе”н ачуы күпләрне сокландыра. Бер якта үлем түшәгендә ятканда да 30 баласын кайгыткан  мәрхәмәтле Лю Сяоин, икенче якта  бала табуга ук соңгылыклары-ние белән бергә циллофан капчыкка салып үз баласын чүплеккә ыргыткан 39 яшьлек хатын. Икесе ике дөнья.  Бүген һәр бишенче кеше бик теләсә дә балага уза алмыйча еллар буе табиб сукмагы таптаган бер заманда менә шулай  булганыннан вәхшиләрчә баш тартучысы да табылып тора...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ