Вакцина ясатып «авырмассың», димиләр, «яшәрсең», диләр

Сер түгел, вакцина ясаткан кешеләр дә чирләргә мөмкин. Берәү дә прививканы сырхаудан чын панацея дип атамый. Вакцина ясаткан кеше, чирләсә дә, аны җиңел кичерә, хастаханә бусагасын таптамый. Прививкасыз кешедән өстенлеге дә әнә шул инде.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты Диана Габделганиева вакцина һәм чир йоктыруга бәйле төп сорауларга җавап бирде.

— Коронавируска каршы тору өчен, организмдагы антитәнчекләр күләме күпме булырга тиеш?

Бу сорауга гомум кабул ителгән җавап юк. Мин, антитәнчекләр дәрәҗәсенә карамастан, ярты ел саен ревакцинация үтәргә (яңадан вакцина ясатырга. – Ред.) киңәш итәм.  Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы да шушы фикердә тора.

— Прививкадан соң да кеше авырырга мөмкин. Бу ни өчен шулай?

Моны кеше организмында чиргә каршы иммунитет формалашып өлгермәгәнлек белән аңлатырга була. Гадәттә, иммунитет вакцина дозалары арасындагы вакыт аралыгында яисә икенче доза алганнан соң барлыкка килә. Икенче дозадан соң тулы 21 көн узарга тиеш. Прививканың беренчесен алганнан соң организм зәгыйфь була. Шуңа да кеше күп булган урыннарда йөрмәскә, битлек кияргә кирәк. Вакцина курсы тәмамлангач та, берничә көн узгач чирләү очраклары була. Россия вакциналарының нәтиҗәлелеге югары булуга карамастан, кайберәүләрдә антитәнчекләр бөтенләй барлыкка килми. Андыйларга башка препарат белән прививка ясарга тәкъдим ителә. Прививкалы кеше, авырса да, аны гадәти салкын тию кебек кенә кичерә.

— Ревакцинация өчен нинди вакцина ясатырга киңәш ителә?

Кабат вакцина ясату өчен нинди препарат сайлавыгыз беренче тапкыр ясатканда кайсын куллануыгызга бәйле. “Спутник V” һәм “Спутник Лайт” – моның өчен менә дигән препаратлар. Беренче тапкыр вакцина ясатканда “ЭпиВакКорона”, “КовиВак” кадаткан булсагыз, “Спутник V” вакцинасыннан файдаланырга була. “Спутник V” ясатучылар өчен “Спутник Лайт” туры килә.

— Коронавирус белән авырган кешегә кайчан урамга чыгарга ярый соң?

 Коронавирус белән авырган вакытта урамга чыгу чирли башлаганнан соң җиде көн узгач кына мөмкин. Урамда йөрү, һава сулау амбулатор дәвалану алган очракта рөхсәт ителә, тик моның шарты бар. Үпкәләр зарарланаган булырга тиеш. Сырхауларга башка кешеләр белән күрешү тыела!

Әгәр дә кешедә үпкә ялкынсынуының җиңел формаса ачыкланса, актив хәрәкәтләр инфекция үрчүенә һәм таралуына этәрәчәк. Шуңа күрә сырхауларга кирәгеннән артык йөрмәскә, ятып тору киңәш ителә. Хәл кергәч, берәр атнадан соң урамга чыгарга, йөри башларга мөмкин.

— Нинди чирләрдән вакцина юк?

Хәзергә кадәр кешелекне С гепатиты һәм ВИЧ-инфекциядән сакларлык вакциналар уйлап табылмаган. Шул ук вакытта башка авырулардан прививка ясату бик мөһим. Вакциналардан баш тарту кешелек дөньясын куркыныч астына куяр иде. Кыска вакыт эчендә коронавируска каршы вакцина уйлап табу – галимнәребезнең зур алгарышы. Без инфекцияләрнең гомер озынлыгын кыскартуы турында, яшьли балалар үлеме турында оныттык. Кешелек бу хакта вакциналар булганга гына оныта алды. Бу шулай дәвам итәчәк дип, кешеләргә тынычланырга мөмкинлек бирелде. Әмма без яши торган мохит яңадан-яңа сюрпризлар китереп чыгара.

Чыганак: «Ватаным Татарстан»

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.