Логотип Магариф уку
Цитата:

Ветеран укытучы Нурания Газиеваны 100 яшьлек юбилее белән котладылар

Республикабыздагы иң өлкән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Газиева Нурания Мөхәммәт кызына 100 яшь тулды. Ветеран укытучыны тәбрикләргә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Ш...

Республикабыздагы иң өлкән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Газиева Нурания Мөхәммәт кызына 100 яшь тулды. Ветеран укытучыны тәбрикләргә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, республикабызның башкарма хакимият органнары вәкилләре, укытучылар һәм юбилярның туганнары җыелган иде.

 

Нурания Мөхәммәт кызы –  58 ел гомерен мөгаллимлеккә багышлаган олы шәхес. Ул озак еллар башкалабызның Вахитов районындагы 98 нче  һәм Идел буе районындагы 69 нчы  мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укыткан.

 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, юбилярны котлап, аңа саулык-сәламәтлек теләде, озак еллар туган телебез сагында торганы, телебезгә карата хөрмәт уятып, милли җанлы балалар тәрбияләве өчен олы рәхмәтләрен җиткерде, дип хәбәр итә конгрессның матбугат үзәге.

 

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ