Логотип Магариф уку
Цитата:

VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы безне нинди чаралар белән сөендерер?

Быелгы VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы катнашучыларын һәм шәһәр халкын нинди мәдәни чаралар белән сөендерәчәк? Әлеге сорауга форумга багышланган матбугат конференциясендә  җавап бирделәр.1 нче ав...

Быелгы VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы катнашучыларын һәм шәһәр халкын нинди мәдәни чаралар белән сөендерәчәк? Әлеге сорауга форумга багышланган матбугат конференциясендә  җавап бирделәр.a6db6141-3e77-4c2c-acbd-2e14f9be3f4c
1 нче август көнне делегатлар өчен  Казанның 1000 еллыгы музеена һәм Иске Татар бистәсенә экскурсия оештырылачак. Экскурсияне биредә яшәүче һәм эшләүче кешеләр алып барачак.


2 нче август көнне кичен форумда катнашучыларга «Калеб» иҗади хәрәкәте «Татар биюенең тамырлары кайда?» дип исемләнгән уникаль класс-концерт тәкъдим итәчәк.


3 нче августта хип-хоп, джаз һəм соул уйнаучы Yummy Music лейбл артистлары, K-Ru, Usal, Altan, Said Olur реп-башкаручылары, жырчы Илгиз Шəйхразиев һəм татар стендаперлары катнашында заманча татар музыкасы кичәсе узачак.
4 нче августта форум делегатлары Балтач, Теләче, Саба, Арча районнарына барачак. Һәрбер район үз программасын тәкъдим итәчәк. Шул ук көнне, кичен Арча шәһәре көнендә форумда катнашучылар Татарстанның атказанган артистлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак.


5 нче август көнне «Черек күл» паркында «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале үтүе көтелә. «Быел «Печән базары» зур форматта узачак. Чөнки шәһәр кешеләреннән тыш, төрле төбәктән һәм чит илдән килгән кунаклар да булачак. Быел программабыз да күпкә зуррак», - дип белдерде әлеге чараның төп оештыручыларының берсе Гүзәлия Гиниатуллина. Ћб_®ў_п дЁи«Печән» базарындагы дизайн-маркетта 100 дизайнер катнашачак. Алар арасында Казахстаннан, Башкортстаннан, Мәскәүдән һ.б. төбәкләрдән килүчеләр дә бар.


Аш-су мәйданчыгы эшләячәк. Казанның кафе-рестораннары үз ашамлыкларын тәкъдим итәчәк. Монда делегатлар да үзләренең көндәлек тормышта пешерә торган ризыкларының рецептлары белән бүлешәчәк.
Татарлар, мәдәният һәм Казан тарихына багышланган лекторийлар үткәреләчәк.
Яңа мәйданчыкларның берсе  - Tatar Style. Төрле чыгышлар белән беррәттән, биредә Гөлназ Сәфәрова хатын-кызның уңыш тәҗрибәсе хакында сөйләячәк.
«Гыйлем» мәйданчыгында төрле фәннәргә кагылышлы чыгышлар булачак.
Шулай ук сабыйлар мәйданчыгы да эшләп торачак.
«Куркыныч хикәяләр» будкасы булуы көтелә. «Бер караңгы бүлмәгә керәсез. Сезгә Илдар Шафиков куркыныч хикәяләр сөйләячәк», - дип серләрне ачты Бөтендөнья татар яшьләре форум җитәкчесе  Тәбрис Яруллин.
Шулай ук фестиваль кысаларында ике төрле экскурсия үткәреләчәк.  Аларның берсе Казан кирмәне  тарихына, ә икенчесе Татарстанның оешуына 100 ел тулуга багышланачак.
Фестивальнең чаралары моның белән генә бетми. "Печән базары" кунаклары «Бию for you» мастер-классларында катнашып, акустик татар музыкасы тыңлап, заманча рəссамнарның инсталляциясе белән танышып, рәхәтләнеп ял итә алачак!
Чара иртәнге 11:00дән 22:00гә кадәр дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ