Логотип Магариф уку
Цитата:

Вузлар уздырган олимпиадаларда катнашасыңмы?

Яңа уку елы башлану   чыгарылыш сыйныф укучылары өчен финиш сызыгына керү белән бер. Бөтен көчне укуга биреп, булган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска тырыша алар. Югары уку йортлары игълан иткән ол...

Яңа уку елы башлану   чыгарылыш сыйныф укучылары өчен финиш сызыгына керү белән бер. Бөтен көчне укуга биреп, булган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска тырыша алар. Югары уку йортлары игълан иткән олимпиадалар да әнә шуларның берсе булып тора.  Барлык олимпиадаларның да беренче этабы октябрьдән гыйнварга кадәр була диярлек. Алар урыннарда да, читтән торып та узарга мөмкин. Кагыйдә буларак, беренче сайлап алу этапларында үзләрен күрсәткән укучылар финалга уза. Соңгы этапларда читтән торып имтихан тоту дигән нәрсә юк.  Шунысы куанычлы олимпиадаларда җиңүчеләрнең югары уку йортларына керүе гомум конкурс буенча кабул итүләргә кадәр үк  билгеле була. Олимпиадалар бик күп, шуңа күрә дә аларның кайсысы өстенлекле икәнен вузлар үзләре хәл итә. Ташламалар, әлбәттә, олимпиаданың кайсы югарылыкта узуына һәм дипломнарның дәрәҗәсенә бәйле рәвештә карала. Узган ел шундый яңалык та кертелде: хәзер һәр югары уку йорты кайсы олимпиадаларның призерлары өстенлекләрдән файдаланырга тиешлеген күрсәткән үз исемлеген булдырды.


Өстенлектән файдалану өчен олимпиадаларда җиңүчеләр, призерлар профильле предмет буенча олимпиадада күрсәткән нәтиҗәне БДИ вакытында да кимендә 75 балл алып расларга тиешләр. Әмма шуңа да игътибар  итәргә кирәк, вузның минималь баллы моннан югарырак та булырга мөмкин.  Әйтик, НИУ ВШЭ да «Физика» программасында олимпиада нәтиҗәсе  БДИ да кимендә 85 балл белән расланырга тиеш.  


2018/2019  уку елында уздырылачак олимпиадалар исемлеге

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ