Логотип Магариф уку
Цитата:

Якты исеме – мәңгелек

Безнең Түбән Яке авылыннан 1941 – 1945 елларда туган илен фашист илбасарларыннан яклар өчен 222 ир-ат яу кырына китә. Билгеле, сугыш корбансыз булмый. Сугышка чыгып китүче 222 ирнең 102 сенә генә туга...

Безнең Түбән Яке авылыннан 1941 – 1945 елларда туган илен фашист илбасарларыннан яклар өчен 222 ир-ат яу кырына китә. Билгеле, сугыш корбансыз булмый. Сугышка чыгып китүче 222 ирнең 102 сенә генә туган авылына кайтырга насыйп була. 120 се сугыш кырларында мәңгелеккә ятып кала, хәбәрсез югала.
Һәйкәл булып калка җиңүчеләр
Һәйкәл булып баса батырлар.
Ә батырлар
Ике тапкыр үлми,
Җирдә алар мәңге балкырлар.
Авылыбызда Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә 4 һәйкәл куелган. Авыл уртасындагы һәйкәл янына музей урнаштырылган. Мәктәбебездә дә музей бар.
Мәктәп музеенда әбием Асиянең әбисе Рабига әбигә улы Нәҗип бабайның сугыш кырындагы батырлыгы турында командирлары тарафыннан язылган хат саклана. Хат белән янәшә Сталинның Рәхмәт хатлары, Кызыл Йолдыз ордены таныклыгы, архив кәгазьләре урын алган.
Нәҗип Баттал улы 1920 елның маенда Түбән Яке авылында дөньяга килә. Тыныч холыклы, төпле фикерле, аз сүзле тыйнак егетне сугышның беренче көннәреннән үк сугышка алалар. Авылга беренче булып, шушы егетнең батырлыгы, сугыштагы кыюлыгы хакында командование тарафыннан язылган тәүге Рәхмәт хаты нәкъ менә Нәҗип Батталов батырлыгы хакында була. Бу хатның эчтәлеге  түбәндәгедән гыйбарәт.
«Хөрмәтле Рабига! Сезгә сугышчан дуслык сәламнәре юллыйбыз һәм эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек, бәхет-шатлыклар белән тулы озын гомер телибез. Рабига, сезне һәм сезнең гаиләгезне Бөек Октябрь социалистик революциясенең 26 еллыгы белән котларга рөхсәт итегез. Бәйрәм тәбрикләве белән сезгә Н- хәрби частьнең Ватаныбызның кыю сакчысын үстерүегез һәм тәрбияләвегез өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезнең улыгыз Нәҗип Батталович илебез азатлыгы өчен немец оккупантлары белән көрәштә кыюлык һәм батырлык күрсәтте. Аның сугышчан батырлыкларын хөкүмәтебез югары бәяләде, улыгызның күкрәген  орден һәм ике медаль белән бизәде.
Без сезнең улыгыз белән лаеклы горурланабыз һәм аның, Ленин һәм Сталин байрагын горур күтәреп, алга батырларча барачагына, хөкүмәтебезнең олы бүләкләренә тагын да лаек булачагына  ышанабыз.
Хөрмәтле Рабига! Дошман инде яралы, ләкин исән. Ул көчле әле. Безгә күптән көткән җиңү таңын якынайту өчен бик күп көч куярга, кан түгәргә  кирәк. Сезнең белән безнең алдыбызда җаваплы көрәш. Без сезнең улыгызга ышанган кебек, сезнең дә тылдагы тырыш хезмәтегезгә, илебезгә файдалы эшләр башкаруыгызга нык ышанабыз. Онытмагыз: сезнең тылдагы хезмәтегез ун меңнәрчә солдатка һәм шул исәптән улыгызга да, фашизмны җиңеп, тизрәк туган якка әйләнеп кайтырга ярдәм итәчәк. Исән-сау булыгыз, сезгә тормышыгызда һәм эшегездә уңышлар телибез. Хәрби  бүлекчә йөкләмәсе буенча иптәшләрчә сәламнәр белән кулыгызны кысып, капитан Варцателли.
Полевая почта 26007 К».
Хат кулдан-кулга йөреп таушалган. Ул башта Рабига әбидә, аннан соң Нәҗип абый гаиләсендә, аның тормыш иптәше Хәлимә апада, бүгенге көндә мәктәп музеенда саклана. Нәҗип абыйның сугышчан юлы турында 281 нче номерлы инженерно-саперный батальон тарафыннан бирелгән справка сөйли.
«Бөек Ватан сугышында рядовой Нәҗип Батталов Овруг, Коростень, Новоград, Больтский, Сарна, Ровно, Изаславль, Дубно, Кременець, Львов Рава-Русская, Ярослав, Сандомир, Кольцо, Петрахов, Трайхенберг, Ненце, Прага шәһәрләрен азат итүдә катнашып,  тиңдәшсез батырлыклар күрсәткәне өчен, Югары Башкомандующий иптәш Сталинның рәхмәт сүзләренә лаек булды. Командир 281 Исс ОАНк 3 Б  майор Сироткин».
Справкадан күренгәнчә, ул 24 шәһәрне фашистлардан азат итүдә катнашкан. Меңнәрчә километр утлы, миналы юллардан үткән. Сапер бер генә ялгыша диләр, ләкин Нәҗип абый бер дә ялгышмый. Миналы юлларны исән-сау үтеп, үзеннән Бөек Җиңүгә зур өлеш кертеп, туган авылы Түбән Якегә 1946 елда кайтып төшә. Күкрәген сугышчан медальләр һәм Кызыл Йолдыз  ордены бизи.
                     
Сорашулардан күренгәнчәчә, ул сугыш турында сөйләшергә яратмый. Шулай да авылдашларыбыз аның турында: «Әздән генә герой булмый калган, әгәр командирлары исән калса, Советлар Союзы Герое исеме биргән булырлар иде», – дип сөйли. Ә Кызыл Йолдыз ордены тарихы болайрак: «Сталинград сугышы. Кыш. Үзәкләргә үтәрлек 40 градуслы салкыннар. Биеклек. Анда – амбразура. Шуннан фашистлар баш калкытырга ирек бирмичә, ут яудыралар.  Амбразураны юк итмичә, алга таба бару мөмкинлеге юк. Аны юк итәргә китеп, ике совет солдаты һәлак була. Шул чакта хәрби частьтагы бердәнбер татар егете, авылдашыбыз Нәҗип катгый карарга килә. «Без уйнап үскән Кызыл яр кебек бит бу, менә алмам микәнни?» – дигән уен командирларына җиткерә. «Ай-да, татарин!». Бу сүзләр Нәҗип абыйга гүя канат бирә һәм ул биеклеккә – амбразурага омтыла. Каршылыкларны үтеп, амбразураны юк итә, пулемёт атудан туктый. Безнең солдатларга һөҗүмгә юл ачыла. Күп тә үтми, ак флаг тоткан фашистлар күренә. Утызлап немец солдаты әсирлеккә бирелә. Кызганычка каршы, пулемёт атудан туктагач, солдатларны һөҗүмгә күтәргән командир һәлак була. Шулай да Ватан каршында бурыч үтәлә – биеклек алына. Сугыштан соң Нәҗип абый янгын сүндерүче булып эшли. Авылның иминлеген саклый. Үзэшчән сәнгатьтә катнаша. Кичләрен аның тальян тавышы авылыбызны моңга күмә торган була.
Нәҗип абый тормыш иптәше Хәлимә апа белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, Нәҗип абыйга балаларының тормышларын, бала куанычларын татып, куанып озак яшәргә язмый. Ул 1969 елда вафат була.
Ләкин батырлар үлмиләр, алар безнең күңелләрдә яшиләр. Аның батырлыгы турында хөкүмәт бүләгенә тәкъдим итү турындагы язма, бүләкләнү турында приказ авыл уртасындагы күчмә музейда сакланса, сугыштан килгән хатлар, шәхси әйберләре, Сталинның рәхмәт хатлары мәктәп музеенда саклана. Батырның якты исеме – мәңгелек!
Ислам ВӘЛИӘХМӘТОВ, Мамадыш районы Түбән Яке урта мәктәбе укучысы
Фоат НАСЫЙБУЛЛИН, Мамадыш районы Түбән Яке урта  мәктәбе музее мөдире, фәнни җитәкче
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ